Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубян яши, үсә, яңара

Ә тагын да яхшырак яшәр өчен, авыл халкының да активлыгы кирәк.

Лубян җирлегендә узган халык җыенында 150гә якын кеше бар иде. Залда урта буын, студент яшьләр генә түгел, таякка таянган әбиләр дә урын алган. “Коронавирустан куркып, инде әллә кайчаннан юньле-рәтле беркая чыгып йөргән юк. Клубта җитәкчеләр белән очрашу була дигәч, чирдән шүрләп икеләнеп тормадык, килдек”, - ди өлкәннәр. 
Район үзәгеннән шактый читтә урнашкан әлеге авылда соңгы елларда федераль һәм       республика программалары ярдәмендә күп эшләр башкарыла: юллар төзекләндерелә, парклар ясала, социаль объектлар да игътибардан читтә калмый. 
 - Президент Рөстәм Миңнехановның ярдәме белән урман-техник көллиятенә 56 миллион сумлык капиталь ремонт уздырыла. Участок дәваханәсендә исә 19 миллион сумлык төзекләндерү эшләре башкарылачак. Яңартылган мәдәният йортына сигез миллион сумлык җиһазлар кайтты, - ди җирлек башлыгы Гүзәлия Тежикова. - “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы кысаларында ял зонасы, спорт мәйданчыгы ясау өчен 2 миллион 857 мең сумлык бер грант бирелгән иде. Аның буенча эш тулысынча диярлек төгәлләнде, яз көне спорт тренажерларын гына урнаштырасы калды.
Җирлектә суүткәргеч торбаларны алыштыру мәсьәләсе актуаль булып кала бирә. Әгәр узган ел үзара салым акчаларын 250шәр сум гына түгел, ә бәлки күбрәк итеп җыйган булсалар,  проблеманың бер өлеше инде хәл ителер иде. Бу турыда район башлыгы Сергей Димитриев та билгеләп узды. 
 - Әлеге программа буенча бик начар эшлисез. Район буенча иң аз өлеш сезгә туры килә. Һаман саен ярдәм көтеп ятып кына эш алга бара алмый, - дип шелтәләде ул лубянлыларны. 
Узган ел Лубянда халыктан тупланган үзара салым акчасы республика ярдәме белән бергә 632 мең 500 сумны тәшкил иткән булган. Аларны янгын гидрантлары урнаштыру, су насосларын алыштыру, балалар мәйданчыгы ясау, зират коймаларын яңарту өчен файдаланганнар. 
Гомуми эш стажы 45 ел булган, шуның 33 елын балалар бакчасында кече тәрбияче булып эшләгән Наилә ханым Сибгатуллина белән дә сөйләшеп утырдык. Урам юлларының торышы өчен борчылды әңгәмәдәшем.
 - Лубянда хәзер үзгәрешләр бик күп. Күрәсез бит, нинди матур клубта утырабыз. Балалар, яшьләр өчен дә мөмкинлекләр бар. Урам баганаларында утларның балкып януы да бик яхшы. Тик менә Завод һәм Островная урамнарында гына яз-көз бөтенләй йөрерлек түгел, - ди ул.
- Лубянның төп урамына 2015 елда асфальт юл уздырылды. Әмма калган урамнарның торышы, чыннан да, бик начар. Карлар эрегәндә, яңгырлы көннәрдә грунт сулары чыга һәм юллар бик пычрак була. Вак таш түшәү өчен дә иң элек юл читләрен ныгытырга, су агу өчен торбалар салырга кирәк. Җирлекнең аларны төзекләндерү өчен мөмкинлеге юк. Республика программаларында катнашып кына бу ситуациядән чыга алачакбыз. Шуның өчен мин үзара салымны актив рәвештә җыйнарга чакырам, - ди Гүзәлия Тежикова.
Урамнарда өер булып йөрүче этләргә дә битараф түгел лубянлылар. “Кайберләрен хуҗалары кыш көне махсус бәйләмиләр, ычкындыралар. Шулай ук сукбайлары да күп. Алар гел үрчеп торалар, ач булгач, хәтта кешеләргә ташланалар. Мин үзем кич белән урамга һава суларга чыгарга да куркам”, - ди Филера апа Гадиева.
Урамнарда хуҗа булып йөрүче сукбай этләр Лубянда гына түгел, ә районыбызның калган күп кенә авылларында да көнүзәк проблемага әйләнә бара. Мылтыктан атарга, агулап юк итәргә ярамый, махсус питомникларга урнаштыру өчен зур чыгымнар кирәк. Нишләргә?
 - Республика узган ел районга 100гә якын этне аулау өчен акча бирде. Хәзер 2021 ел өчен документлар әзерлибез, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Чулпан Хәнәфина. – Аукцион аша узган оешма районга килә һәм бу эшне башкара. 
Быел Лубян участок дәваханәсе Алабуга районы үзәк дәваханәсе карамагына күчәчәк. “Кемдер анда теркәлә, ә кемдер Кукмара дәваханәсендә кала ала. Сезне бар җирдә дә кабул итәчәкләр”, - диде район үзәк дәваханәсе баш табибы Равил Хәлиев. Шулай ук Равил Билалович “таҗлы вирус”ка да тукталды: “Бик мәкерле авыру ул. Вакцина ясау гомерегезне саклап калачак!” 
Рейс автобуслары мәсьәләсе исә ачык булып калды. Чөнки билгеле бер сандагы кеше җыелмыйча торып, Кукмара ягына да, Алабугага да автобуслар хәрәкәт итә алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев