Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубян авылында капиталь төзекләндерелгән мәдәният йортын ачу тантанасы булды

Ремонт өчен 27 миллион сум акча тотылган

Лубян авылында истәлекле вакыйга булды - капиталь төзекләндерелгән мәдәният йорты үзенең ишекләрен ачты. Лубянлыларның шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан дәүләт советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, җирлек башлыгы Виктор Костин, урман-техник көллияте директоры Рим Фахразиев, "Стройком плюс" төзелеш оешмасы җитәкчесе Вадим Әхәтовлар бүлеште.

- Мин бирегә биш ел элек килгән һәм Лубянны үстерергә кирәк, дигән идем. Чыннан да, әлеге җирлектә бик күп эшләнде. Булганның кадерен белеп саклап тотарга кирәк, - диде район башлыгы һәм үзенең котлау сүзләрен ирештерде.

- Лубянга быел 208, ә техникумга 98 ел тула. Төзекләндерелгән мәдәният йорты безгә зур буләк. Рәхмәтебез чиксез, - диде көллият директоры Рим Фахразиев.

Мәдәният йорты бинасы 1995 елда төзелгән булган. Биредә китапханә, сельсовет бинасы, полиция пункты, АТС, спорт залы урнашкан. Ремонт барышында идән-түшәм, тәрәзә, ишекләр, җылылык системасы, канализация алыштырылган, территория төзекләндерелгән, бинаның түбәсе яңартылган, клуб тыштан керамогранит белән тышланган.

Төзекләндерү эшләрен "Стройком плюс" оешмасы хезмәткәрләре башкарган. Ремонт өчен 27 миллион сум акча тотылган.

Бәйрәм тантанасыннан соң яңа мәдәният йортында халык җыены узды. Эш белән тәэмин итү, юллар мәсьәләсе, Кукмара-Лубян маршруты буенча автобус йөртү, урамдагы бәйсез этләр, бөянең суын чистарту, урам утлары, көнкүреш калдыклары түгү өчен контейнер кую, балалар уен мәйданчыгы ясау, музей булдыру, туган торакларны сүтү һәм башка сораулар күтәрелде.
 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев