Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Лубянда һөнәри осталык буенча бәйгенең төбәк этабы башланды

Бәйгедә Лубян урман-техник көллиятенең икенче, өченче курс студентлары көч сынаша.

Лубянда һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2024» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабында «Урман кисүче» компетентлыгы буенча ярышлар башланды. 

Лубянда һөнәри осталык буенча бәйгенең төбәк этабы башланды

Чараны ачу тантанасында ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Лубян урман-техник көллияте директоры Рим Фәхразиев һәм башкалар катнашты.

Лубянда һөнәри осталык буенча бәйгенең төбәк этабы башланды

«„Профессионаллар“ хәрәкәте яшьләргә ярдәм итү һәм кадрлар потенциалын үстерүгә юнәлдерелә. Мондый төр ярышлар бәйгедә катнашучыларга үзләренең осталыкларын күрсәтергә, белем һәм күнекмәләрен арттырырга ярдәм итә. Конкурста катнашучыларның һәммәсенә дә уңышлар юлдаш булсын», — диде министр урынбасары Рәис Гомәров.

Лубянда һөнәри осталык буенча бәйгенең төбәк этабы башланды

«Урман кисүче» компетентлыгы буенча ярышлар 1 мартка кадәр дәвам итәчәк. Анда Лубян урман-техник көллиятенең икенче, өченче курс студентлары бензопычкының чылбырын алыштыру, агач, ботаклар, бүрәнәләрне комбинацияле кисү, диләнке баганасы ясау, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча үзара көч сынаша.

Лубянда һөнәри осталык буенча бәйгенең төбәк этабы башланды

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев