Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Өлге авылында яшәүче Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылды (+Фото)

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Өлге авылында гомер кичерүче Салиховлар гаиләсендә булып кайттык. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин Хатирә апа белән Мөбарәкҗан абыйга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале, Мактау грамотасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыйпова, Манзарас авыл җирлеге башлыгы...

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Өлге авылында гомер кичерүче Салиховлар гаиләсендә булып кайттык. Район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Азат Гарифуллин Хатирә апа белән Мөбарәкҗан абыйга "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медале, Мактау грамотасы, район җитәкчесенең Рәхмәт хатын тапшырды. Шулай ук район ЗАГС бүлеге мөдире Зөлфия Латыйпова, Манзарас авыл җирлеге башлыгы Рашидә Хәбибуллиналар да өлкәннәргә үзләренең котлау сүзләрен ирештерделәр.

Хатирә һәм Мөбарәкҗан Салиховларның тормыш коруларына быел 61 ел тула. Тормышның бар авырлыкларын үз җилкәләрендә татырга туры килә аларга. Мөбарәкҗан абый сугыштан соң Донбасс якларында эшли, күп еллар МТСта, һәм "Сельхозтехника"да хезмәт куя. Хатирә апа исә 33 ел Кукмараның вокзал почтасында эшли. Ике кыз тәрбияләп үстерәләр алар. Асия ханым гаиләсе белән Өлге авылында яши, Әлфия апа исә Казан шәһәрендә гомер кичерә. Өч оныклары, өч оныкчыклары бар.

"Тигез, матур гомер кичерүнең сере - бер-береңне аңлап, санлап, хөрмәт итеп яшәүдә", - диләр алар. Алга таба да сау-сәламәт булып, тигезлектә яшәргә язсын сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk