Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Көзге уңыштан бүләккә Кукмарада яшәүче Зилүрә ханым Вәлиуллина ия булды

Газета-журналларга ташламалы бәядән язылу декадасы кысаларында "Көзге уңыштан бүләк" дигән акция игълан иткән идек. 157 райондашыбыз "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына кайсы алты айга язылып, кайсы квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтте, күчермәсен почта аша юллады. Шушы көннәрдә отыш иясен ачыклап, даими иганәчебез "Әсәнбаш" агрофирмасының бүләге - өч капчык ашлыкны һәм...

Газета-журналларга ташламалы бәядән язылу декадасы кысаларында "Көзге уңыштан бүләк" дигән акция игълан иткән идек. 157 райондашыбыз "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына кайсы алты айга язылып, кайсы квитанциясен редакциягә алып килеп күрсәтте, күчермәсен почта аша юллады. Шушы көннәрдә отыш иясен ачыклап, даими иганәчебез "Әсәнбаш" агрофирмасының бүләге - өч капчык ашлыкны һәм үзебезнең бер кәрҗин күчтәнәчне Кукмарада яшәүче Зилүрә ханым Вәлиуллинага тапшырып кайттык.

Машина белән йорт янына килеп туктавыбызны күреп, шул арада капка төбенә йөгереп чыкты Зилүрә апа. Кош тоткан мени: йөзендә бәхетле елмаю, үзе бертуктаусыз рәхмәтләр укый...

-Сөенечле хәбәрне оныгым Фәнзилә уртаклашты. "Юктыр, булмас-булмас, мин түгелдер ул", - дип ышанмадым әле башта. Сезне күргәч, гүя күкнең җиденче катына менгәндәй булдым, - дип куанычыннан нишләргә белмәде әбекәй.

Зилүрә апа Вәлиуллина тумышы белән Әгерҗе якларыннан. 1974 елдан тормышы Кукмара белән бәйләнә аның: җиде ел мех фабрикасында эшли, 19 елга якын ипи заводында хезмәт куеп, лаеклы ялга чыга.

-Бирегә килен булып төшкәннең беренче елларында татар телен юньләп белми дә идем. Хәзер, Аллага шөкер, татарчаны су кебек эчәм. Районыбызның "Хезмәт даны" газетасына бер генә дә язылмыйча калганым юк. Барлык язмаларны да яратып, күңел биреп укыйм. Кәүсәрия Галиуллинаның шигъри тәлгәшләрен аеруча үз итәм, - ди ул. - Редакциядә оештырылган акцияләрне дә һәрчак күз уңында тота, купоннарны юллый идем, әмма бер тапкыр да бүләк отканым булмады. Бу юлы бәхет кояшы миңа елмайды, нинди зур шатлык бит бу! Эх, минем сөенечле мизгелләремне кызым Сания дә күрә алса иде... Кызганыч, кайтмас җиргә китте шул!

Моннан ике ел элек Зилүрә апаның йорт ишеген кайгы җиле шакый: бердәнбер кызы, 42 яшьлек Саниясенең ерткыч ир кулыннан гомере өзелә. Газиз кешесен югалту ачысыннан бәргәләнгән ана, ярый әле, ятим калган ике оныгы хакына үзендә яшәү көче таба ала. Арча районының Үрнәк совхозындагы көллияттә җәмәгать туклану техник-технологы белгечлеген үзләштергән Фәнзилә, Кукмара беренче гимназиясенең 11 сыйныфында белем алучы Илназ бүгенге көндә әбиләренә төп терәк, таяныч кына түгел, олы юаныч та.

-Әнине алыштырган иң кадерле кеше ул әбиебез. Кайчан гына кайтсак та, өебез җылы, өстәл тулы ризык, тәмле ашлар пешкән була. Барысы өчен дә рәхмәт. Авырый гына күрмәсен, без аны бик яратабыз, - ди оныгы Фәнзилә.

-Балаларның уңышларына сөенеп яшим. Икесе дә бик акыллы, тәртипле, - дип сүзгә кушыла әбиләре. - Илназыбыз спортчы да әле, хоккей белән шөгыльләнә, ярышларда катнаша. Миңа әле картаерга һич ярамый: оныкларымны башлы-күзле итәсем, аларның сабыйларын үстерергә булышасым бар.

Үз йортлары белән яшәүче Зилүрә апа Вәлиуллинаның хуҗалыгы шактый зур. Бакчаларында быел бик күп яшелчә, җиләк-җимеш үстергәннәр. "Петрушка һәм кишер яфракларын вак итеп турап өй температурасында киптерәм дә, әзер катнашманы аш-су әзерләгәндә кыш буе файдаланабыз, - ди хуҗабикә. - Дәваханәгә барырга яратмыйм, кайсы гына җирем борчыса да, үләннәрнең шифасын күрәм".

Игътибар! "Хезмәт даны" газетасына 2017 елның беренче яртыеллыгына подписка дәвам итә. Ярты елга язылу бәясе - 600 сум. Газетага почта бүлекчәләрендә һәм редакциядә язылырга мөмкин. Ә районыбыздан читтә яшәүче якташларыбызга газетаның электрон варианты (1 айга - 50 сум) тәкъдим ителә.

Алсу ИДРИСОВА. Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев