Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кытай инвесторлары районыбызда медицина эш кораллары заводы төзиячәкләр

Кукмара муниципаль район башлыгы Сергей Димитриев белән әңгәмә

- Кукмаралыларның һөнәрле дигән даны таралган, без моның белән горурланабыз. Бүген дә район халкы ата-бабаларыннан мирас итеп алган һөнәрчелекне, тырыш дигән данны саклау өчен көчен кызганмый: итеген дә баса, савыт-сабасын да ясый, тегә, балта эшләрен башкара. Ләкин хәзерге заманда, булганына канәгать калып, үз казаныңда гына кайнау торгынлыкка китермиме?

 

- Әйе, бүгенге көндә бер урында таптанып, искечә эшләп алга китеп булмый. Безгә заманча технологияләрне үзләштерергә, яңа предприятиеләр төзү өчен читтән инвестицияләр җәлеп итәргә кирәк. Бу яктан районыбызга карата кызыксыну белдерүчеләр күп. Кукмара районы тарихында беренче тапкыр буларак Кытай Халык Республикасының Чжецзян провинциясе Юйхуань шәһәре белән үзара хезмәттәшлек турында меморандум һәм Венгриянең Кишкунфеледьхаза шәһәре арасында килешү төзелү – моның ачык мисалы. Кытай инвесторлары районыбызда медицина эш кораллары заводы төзиячәкләр. Шулай ук Төркия белән килешүләр төзү дә планлаштырыла. Отчет елында мрамор плитәләр җитештерү буенча кече предприятие эшли башлады, аның продукциясе Россиядә генә түгел, гарәп илләренә дә чыгарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk