Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Алсу Сабирова унҗиде ел «Тылсым» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хезмәт куя

Шушы еллар эчендә ул 62 гражданга хезмәт күрсәткән.


Халыкны социаль яклау системасына Алсу Сабирова 2003 елда килә. Һәм менә унҗиде ел инде ул «Тылсым» үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә хезмәт куя.

Кукмара мех фабрикасында эшләгән чорында кыскартуга эләккәннән соң, Алсуга бер ел дәвамында урын өстендәге кешене тәрбияләргә туры килә.  «Тылсым»дагы өйдә хезмәт күрсәтү бүлеге мөдиренең «очлы күзе» аның башкаларга булган мөнәсәбәтен күреп ала, һәм ул үзләренә социаль хезмәткәр итеп чакыра. Алсу Мөхәрәм кызы үзенең участогында, иң беренчеләрдән булып, түләүле нигездә өстәмә хезмәтләр күрсәтүне  кертте. Бу  эшчәнлекне практикада куллану халыкның социаль яктан якланмаган категорияләрен – ялгыз өлкән яшьтәгеләрнең һәм инвалидларның тормыш дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирде.

Шушы еллар эчендә ул алтмыш ике гражданга хезмәт күрсәткән. Хәзерге вакытта аның карамагында ун кеше, аларның сигезе – инвалид. Сигез инвалидның алтысы «Демография» илкүләм проектының озак вакытка тәрбия кылу системасында исәпләнелә.

Сәламәтлекләре какшау һәм өлкән яшьтә булу сәбәпле, Алсу карамагындагылар өйләреннән чыкмыйлар. Соңгы вакытта Җир шарында барган вәзгыять нәтиҗәсендә, Алсу үзе дә: «Беркемне дә өйгә кертмәгез», - дип, көн саен аларның исләренә төшереп тора.

Хезмәттәшебез урамга чыкмаучыларга һәркөнне ярдәм итә, дарулар, азык-төлек, көндәлек кирәк-ярак китерә. Аны барысы да көтә, Алсуның уңган куллары әзерләгән ризыкларны, аеруча кәбестә ашын бик яраталар. Ул үзе дә аларның һәркайсы турында кайгырта, ничек ярдәм итәсен һәм теләктәшлек күрсәтәсен белә. Бер айлык хисап белән учреждениегә килгәч тә, ул һәрчак үз карамагындагылар турында сөйли, уйлый, алар янына ашыга. Чөнки һәркайсының  күңелен күрәсе, йөрәк җылысының, кайгыртучанлыгының бер өлешен бирәсе, иртәгесе көнгә ышаныч уятасы бар.

Кукмарада яшәүче әниле-кызлы Мөхәммәтшиналар тормыш итүләре белән бик тә Алсуга бәйле. Чөнки Гөлсинә Мөхәммәтшина таяк белән генә йөри, ә Зөһрәбикә апага сентябрь аенда 95 яшь тула. Алсу биредә өй җыештыра, кер юа, Зөһрәбикә апаның авырткан аякларын уа. Эльвира исемле 36 яшьлек кызы белән яшәүче Светлана Галимуллина да инде 20 ел урын өстендә. Алсуны түземсезлек белән көтеп ала. «Ходунки» ярдәмендә генә хәрәкәтләнүче 86 яшьлек Гөлсәвия Гатауллина да аның килүенә бик шат. Алар бергәләп коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне исәплиләр, өйдә тәртип урнаштыралар.

Инна БАҺАВИЕВА , «Тылсым» халыкны социаль яклау үзәге директоры урынбасары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk