Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның «Хәтер бакчасы»на 18 төп җиләк-җимеш агачы утыртылды

Утырту өчен балан, кара миләш, алыча, алмагач үсентеләре сайлап алынган иде.

Бүген район башлыгы Сергей Димитриев, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Хәйруллин, «Чиста шәһәр» оешмасы җитәкчесе Фирдәил Шәриповлар Кукмарадагы «Җиңү паркы»ның «Хәтер бакчасы»на агач үсентеләре утыртты.

Кукмараның «Хәтер бакчасы»на 18 төп җиләк-җимеш агачы утыртылды

Утырту өчен балан, кара миләш, алыча, алмагач үсентеләре сайлап алынган иде.

Кукмараның «Хәтер бакчасы»на 18 төп җиләк-җимеш агачы утыртылды

«Агач утырту көнен уздыру районда матур традициягә әйләнде. Чөнки агач күп булган саен, тирә-юнебез дә ямьлерәк күренә, сулар һавабыз яхшы була, кәеф тә яхшыра. Төзелешләр алып барганда, шулай ук ишегалларындагы кайбер картайган, черегән агачларны кисәргә туры килә. Әмма без алар урынына дистәләгән яшь үсенте утыртабыз. Бервакыт Сингапурга баргач, урам-паркларда күпсанлы агачларга игътибар иттем. Аннан: „Бездә дә яшелләндерү өлкәсендә тырышып эшләргә кирәк“, — дип уйлап кайттым. Район халкын агач утырту акциясендә катнашырга, актив булырга, бу изге эшкә балаларны да җәлеп итәргә чакырам», — диде район башлыгы Сергей Димитриев. 

Кукмараның «Хәтер бакчасы»на 18 төп җиләк-җимеш агачы утыртылды

Узган ел «Буыннар бәйләнеше бакчасы» бөтенроссия акциясе кысаларында шәһәрнең Мирсәй Әмир урамы башындагы территориягә 25 төп алмагач, 5 төп кара миләш үсентесе утыртылган иде. «Чиста шәһәр» оешмасы хезмәткәрләре территорияне 104 юкә белән тулыландырды.

Кукмараның «Хәтер бакчасы»на 18 төп җиләк-җимеш агачы утыртылды

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев