Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның яңа мөселман зиратында «Дан аллеясе» ачылды

Әлеге аллеядә махсус хәрби операция вакытында гомерләре өзелгән биш Герой җирләнгән.

Кукмараның яңа мөселман зиратында «Дан аллеясе» ачылды. Анда махсус хәрби операция вакытында гомерләре өзелгән биш Герой: Илнур Нәҗипов, Фәнил Хисмәтуллин, Айнур Измайлов, Илмир Кәшәпов, Рүзил Сабирҗановлар җирләнгән.

Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының Татарстандагы филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина, махсус хәрби операция вакытында батырлык, кыюлык һәм фидакарьлек күрсәткәне өчен Россия Герое исеменә лаек булган Рәсим Баксиков, мәрхүм Герой егетләребезнең әти-әниләре, якыннары һәм башкалар катнашты. 

Кукмараның яңа мөселман зиратында «Дан аллеясе» ачылды

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Ринат Хәйруллин сүзләренә караганда, Кукмара мөселман зираты каршындагы машиналар тукталышы, керү юлы һәм зират эченнән уза торган юл асфальтланган, биш Геройның каберләренә, аларның исемнәрен уеп, ташлар куелган, каберләр каршында бетонланган мәйданчык ясалган. 

Кукмараның яңа мөселман зиратында «Дан аллеясе» ачылды

Ватан алдында бурычларын үтәп һәлак булган Геройлар олы хөрмәткә лаек!

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk