Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның Ворошилов урамында балалар өчен уен мәйданчыгы төзелә

Яхшы хәбәр яманы шикелле үк тиз тарала бит ул. Әнә, Кукмараның Ворошилов урамы, 14 йорт ишегалдына балалар өчен мәйданчык төзи башлаганнарын ишетеп сөенеп куйдык. Шатланып кына калмыйча, барып фоторәсемгә дә төшереп кайттык әле. Игътибар итәсездер, "Үзебез өчен кирәк" акциясе кысаларында без поселокның ямен алып торучы урыннарны - биналарны, чүплекләрне барлап,...

Яхшы хәбәр яманы шикелле үк тиз тарала бит ул. Әнә, Кукмараның Ворошилов урамы, 14 йорт ишегалдына балалар өчен мәйданчык төзи башлаганнарын ишетеп сөенеп куйдык. Шатланып кына калмыйча, барып фоторәсемгә дә төшереп кайттык әле.

Игътибар итәсездер, "Үзебез өчен кирәк" акциясе кысаларында без поселокның ямен алып торучы урыннарны - биналарны, чүплекләрне барлап, аны газета битләрендә биреп барабыз. Бу юлы исә начар якны гына күрсәтмичә, яхшысы белән дә таныштырырга булдык. Күпфатирлы йортларда яшәүчеләрдән ишегалларында балалар өчен уйнар урын юк, бер комлык булса да ясап куйсыннар иде, дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Дөрес, Степан Разин урамы, 91 йортта яшәүче берничә гаилә үзләре инициатива күрсәтеп, тимер-томырын, агач материалларын юнәтеп буш урынга мәйданчык ясап куйдылар куюын. "Җәй буе биредә бала-чага булды, рәхәтләнеп уйнадылар, хәтта күрше-тирә йортлардан да килделәр әле. Кызымны көч-хәл белән юмалап, кич белән өемә алып керә идем", - ди бер хезмәттәшем. Әмма алардан үрнәк алып, балаларын сөендерүче әти-әниләр поселокта башка булмады, ахрысы.

Ворошилов урамында яшәүчеләргә исә бүләкне "Ремстройсервис" оешмасы ясый. Алар инде кечкенә өй белән шугалакларны урнаштырганнар. Без килгәндә исә берничә эшченең койма тоту өчен җир казып торулары күзгә ташланды. Аларга буш вакытларын ничек үткәрергә белмичә өйләрендә телевизор карап ятучылар арасыннан да чыгып булышырга теләк белдерүчеләр булса, җирләр туңдырганчы эш тизрәк тә тәмамланыр иде.

Дөрес, атна уртасы булганлыктан, корылма тирәсендә уйнап йөрүче бала-чага күзгә ташланмады.

-Мәктәпләрдә уку вакыты бит, балалар кич блән генә уйнарга чыгалар. Ә каникул чорында аның яныннан кеше өзелмәде, - ди биредә яшәүче Рафис абый.

"Ремстройсервис" оешмасы җитәкчесе Раниф Сальманов белән телефон аша элемтәгә чыгып, киләчәккә булган планнары белән дә таныштык.

-Экологик яктан чиста материалдан ясалган әлеге корылма Мәскәүдән кайтарылды. Аның бәясе - 230 мең сум, - диде ул. -Ворошилов урамы, 14 йорт ишегалдына гына түгел, 20нче йортның ишегалдына да балалар өчен мәйданчык ясарга планлаштырабыз. Эш башланды инде: коймалар тотабыз, волейбол сеткасы кую өчен торбалар утырттык. Ике ишегалдында да "швед" стенасы, комлык - "гөмбә"ләр булачак. 20нче йорт ишегалдына урнаштыру өчен архитектура формасы кайтты инде, Волжск шәһәрендә ясалган корылма икенче төрлерәк - анда самолет, атынгычлар булачак. Поселок башкарма комитеты җитәкчелеге белән сөйләшүдә киләсе елларда Гафиятуллин урамы 6, 8, 10нчы йортлар ишегалларына, Почта урамы, 14, Ленин урамы, 157 йорт ишегалларына мәйданчыклар ясау турында сүз булды. Ясавын ясыйбыз, саклап кына тотсыннар иде инде.

...Инде китәбез дип торганда, әлеге корылма янына бер кыз бала килеп басты. Сөйләшеп киттек. "Мин элек әнә теге подъездда торган идем, хәзер Королев урамында яшим. Иптәш кызым сөйләде дә, мәктәптән кайтышлый килеп, карап китәргә булдым , - ди күппрофильле лицейның 4 сыйныф укучысы Наилә Баһманова. -Минем буем озынрак, өй эченә керү читенрәк булыр, шулай булса да бер шугалагыннан шуып карыйм әле".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk