Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның "Хәйрия" мәчетендә районкүләм азан әйтү конкурсы узды

Районыбызның "Хәйрия" мәчетендә районкүләм азан әйтү буенча конкурс булып үтте. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклардан республика мөселманнарының Диния нәзарәтеннән Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм районыбызның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Районыбыз авылларыннан катнашырга теләк белдергән олылар да, кечкенәләр дә үз осталыкларын күрсәтеп лаеклы урыннар алдылар. Җиңүчеләр Диплом һәм...

Районыбызның "Хәйрия" мәчетендә районкүләм азан әйтү буенча конкурс булып үтте. Әлеге чарада мөхтәрәм кунаклардан республика мөселманнарының Диния нәзарәтеннән Коръән бүлеге җитәкчесе Илнур хәзрәт Хәйруллин һәм районыбызның шәрәфле мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Районыбыз авылларыннан катнашырга теләк белдергән олылар да, кечкенәләр дә үз осталыкларын күрсәтеп лаеклы урыннар алдылар. Җиңүчеләр Диплом һәм мөфтиятебез тарафыннан бастырылган китаплар белән бүләкләнде. Шулай ук һәрбер катнашкан кеше бүләксез китмәде. Әлеге чара районыбызда беренче генә мәртәбә үткәрелсә дә, бик күңелле узды һәм соңыннан барлык килгән кунаклар белән бергә мондый чаралар дәвамлы булса иде дип дога кылынып тәмамланды, дип хәбәр итте Рәдиф хәзрәт Тимергалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев