Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның хезмәт алдынгылары дәүләт бүләкләренә ия булды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң яхшы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбыз да бар. II дәрәҗә "Ватан алдында хезмәтләре өчен" орден медале Ринат Фәләхов - "Урал" хуҗалыгында иң тәҗрибәле механизаторларның берсе. Ул үзенең хезмәт юлын Янил һөнәри училищесын тәмамлагач башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, хуҗалыкта тракторчы булып эшләвен дәвам...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иң яхшы хезмәткәрләргә дәүләт бүләкләре тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында райондашларыбыз да бар.

II дәрәҗә "Ватан алдында хезмәтләре өчен" орден медале

Ринат Фәләхов - "Урал" хуҗалыгында иң тәҗрибәле механизаторларның берсе. Ул үзенең хезмәт юлын Янил һөнәри училищесын тәмамлагач башлый. Армиядә хезмәт итеп кайткач, хуҗалыкта тракторчы булып эшләвен дәвам итә. Күп еллар намуслы эшләве нәтиҗәсендә җитәкчеләр, хезмәттәшләре арасында да бары яхшы яктан гына таныла. Ринат Әхәт улына җаваплылык, намуслылык кебек сыйфатлар хас, ул эш технологиясе тәртибен төгәл үти.

-Тракторчы хезмәте күп көч һәм вакыт таләп итә, иртә-кичне белми үзеңне эшкә багышларга туры килә. Әмма хезмәтеңне тәм табып башкарганда, моның бер авырлыгы да юк, - ди тәҗрибәле механизатор.

Ул тракторын һәрвакыт карап, төзекләндереп тора, бу ягулык һәм запас частьларны экономияләргә ярдәм итә. Барлык кыр эшләрен дә кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкара. Чәчүдә, җир сөрүдә, печән вакытында, уңышны җыеп алуда да аңа иң җаваплы эшләрне тапшыралар. Ул бар күңелен биреп хезмәт куя, үзен чын оста буларак таныта.

Ринат Фәләховның күпьеллык һөнәри тәҗрибәсе яшь белгечләр өчен лаеклы үрнәк. Ул хуҗалыкта эшләү дәверендә утыздан артык яшь механизаторны өйрәтеп, бай тәҗрибәсе белән уртаклашкан. Алар техника белән идарә итү, аны карау, ватылган урыннарын төзәтү буенча да остазлары белән киңәшләшеп торалар.

"Татарстан Республикасының атказанган укытучысы" дигән мактаулы исем

Роза Сабитова матур табигатьле Тәмәй авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Мәчкәрә коррекция интернат мәктәбендә хезмәт куя. Ул балаларга татар теле һәм әдәбиятыннан белем һәм тәрбия бирә, уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфаларын башкара.

Роза ханым - яхшы белгеч, иҗади, эзләнүчән укытучы. Педагогик эшчәнлегендә алдынгы ысул һәм алымнарны, шулай ук яңартылган традицион белем бирү формаларын да кулланып эш итә.

-Балалар белән эшләү кызыклы, шул ук вакытта бик җаваплы хезмәт. Укучыларны кызыксындырыр өчен дәресләрне мавыктыргыч итеп оештырырга, аларга карата гадел укытучы, якын дус та була белергә кирәк. Балаларны яратмыйча мәктәптә эшләп булмый, - ди Роза Сабитова. Дәресләрендә аерым һәм төркемдә эшләү формаларын бәйләп алып бара. Һәр бала белән шәхси якын килеп шөгыльләнүгә зур игътибар бирә.

Мәктәптә эшләү дәверендә дидактик һәм тарату материаллары, күрсәтмә әсбаплар, техник чаралар тупланган яхшы, бай кабинет булдырган. Белем һәм тәрбия бирү процессында ул бу мөмкинлекләрне актив куллана.

Укучылары белән мәктәптән тыш чараларда да катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешә. Соңгы өч елда гына да аның укучылары мини-футбол, кул көрәше, өстәл теннисы буенча призлы урыннар яулап, уңышларга ирешкәннәр.

Роза Сабитова күп еллар дәвамында туплаган бай тәҗрибәсен башкалар белән дә бик теләп уртаклаша. Семинар, конференцияләрдә, татар теле укытучыларының методик берләшмәсе утырышларында чыгыш ясый.

Шул ук вакытта ул мәктәп музее җитәкчесе вазыйфасын да башкара. Музей районда гына түгел, республикада иң яхшылардан санала һәм укыту-тәрбия бирү процессында аның әһәмияте бик зур.

"Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре" дигән мактаулы исем

Мәүҗидәбикә Шәехова Лубян бистәсе почтасында элемтә бүлеге операторы булып эшли. Гомуми эш стажы 51 елны тәшкил иткән бу мөхтәрәм ханымның элемтә өлкәсендә эшләвенә дә инде 27 ел тирәсе икән. Кукмара почтамтындагы иң зур эш стажлы хезмәткәр ул. Эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча да алдынгы урыннарны тота. Үзе дә бу турыда горурланып сөйли:

-Почта бүгенге көндә бик күптөрле хезмәтләр башкара. Бигрәк тә без район үзәгеннән читтә яшәгәч, халык белән тыгыз элемтәдә торабыз, нинди йомышлары булса да ярдәм итәргә тырышабыз. Халык көнкүреше товарларын сатумы, подпискамы - планны һәрвакыт тутырып, беренчеләр рәтендә барабыз. Коммуналь яки башка түләүләрне дә чиратлар тудырмыйча, тиз вакытта башкарырга тырышабыз. Клиентлардан рәхмәт сүзләре ишетү - безнең өчен зур бәя, - диде ул. Уңышларының сәбәбен бердәмлектә күрә Мәүҗидәбикә апа. Нинди генә эш булса да, бүлешмичә, бергә-бергә башкарганга күрә эшләребез дә гөрләп бара, ди ул. Гомер буе туплаган тәҗрибәсен яшьләр белән дә теләп уртаклаша, кирәк вакытта өлкәннәрчә акыллы киңәшләрен кызганмый.

Мәүҗидәбикә ханым почта һәм бистәдә үткәрелүче барлык чараларда да актив катнаша. Күп еллар җирлектә депутат булып торган, ә бүгенге көндә исә Лубян бистәсенең ветераннар советы җитәкчесе вазыйфаларын башкара. Өлкәннәрнең мәнфәгатьләрен кайгыртып, янып-көеп яши.

Фото: http://akbars.kz/rus/index.php?id=4102

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk