Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның авыл җирлекләрендә праймеризлар бара (+ФОТО)

Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Сайлаулар районыбызның бер шәһәр һәм 29 авыл җирлегендә узачак. Депутатлыкка кандидат булырдай иң лаеклы шәхесләрне ачыклау өчен, "Бердәм Россия" партиясе фирка эчендә алдан тавыш бирүләр оештыра. Бу чаралар инде күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Праймеризда катнашучылар...

Агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстан Президентын һәм җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар була. Сайлаулар районыбызның бер шәһәр һәм 29 авыл җирлегендә узачак. Депутатлыкка кандидат булырдай иң лаеклы шәхесләрне ачыклау өчен, "Бердәм Россия" партиясе фирка эчендә алдан тавыш бирүләр оештыра. Бу чаралар инде күп кенә авыл җирлекләрендә үткәрелде. Праймеризда катнашучылар кандидатлар белән якыннанрак таныша, аларга үзләрен борчыган, кызыксындырган сорауларны бирә алды.

Зур Сәрдек җирлегендә партия эчендә алдан тавыш бирүдә 70кә якын кеше катнашты. Район Советының аппарат җитәкчесе Резидә Гаянова сүзләренә караганда, җирлектә 14 сайлау округы бар. Депутатлык мандатына 21 кеше тәкъдим ителеп, алар арасыннан 14е яшерен тавыш бирү юлы белән сайлап алына.

Кандидатлар арасында иң беренчеләрдән булып чыгыш ясаган Айгөл Мостафина Зур Сәрдек гимназиясендә директорның укыту эшләре буенча урынбасары вазыйфасын башкара.

-Мин Зур Сәрдек җирлеге халкының тырыш булуына сокланам, - ди ул. - Авылларда яшьләр дә күп, егет-кызларыбызның күбесе, читкә китмичә, үзебездә төпләнәләр, гаилә коралар, балалар үстерәләр. Эшмәкәрлеккә дә зур игътибар бирелә, кибетләр, балалар бакчасы, мәктәпләр, мәчетләр эшли. Әмма халыкның тормыш-көнкүрешен тагын да яхшырту өчен даими эш урыннары булдыру кирәк. Шулай ук юллар, экология мәсьәләсенә дә игътибарны арттырасы, су проблемасын да хәл итәсе бар. Җирлектә начар гадәтләр белән мавыгучыларга да битараф булмасак, аларны туры юлга бастыру өчен бергәләп көрәшсәк иде.

Минефәрт Фәттахов исә җирлектә башкарылган эшләр турында сөйләде, җирле бюджетның 80 процентының керемнәрдән торуын билгеләп үтте, киләчәккә булган бурычларга тукталды

-Республикада дәүләт программаларының эшләп торуы бик уңай күренеш. Без үзебез дә быел "Чиста су" программасы кысаларында су трассасында зур күләмле эшләр башкарырга планлаштырабыз. Газлаштыру, юллар, мәктәпләр, клублар төзү буенча да программаларның дәвамлы булуын теләр идем, - диде ул.

Өченче кандидат - Рәмзия Хөсәенова елга ике тапкыр экологик рейдларга чыгулары, хәйриячелек концертлары оештырулары хакында бәян итте, быел Зур Сәрдек мәдәният йортының "Уңайлы мохит" программасына кертелеп, тиздән ремонт эшләре башкарылачагын да билгеләп үтте. Рәмзия ханым авыл урамнарында транспорт йөртүчеләрнең тиешле тизлекне сакламауларына үзенең борчылуын белдерде, урам башларында тизлекне чикләүче юл билгеләре куюның мөһимлегенә басым ясады.

Праймеризда хисап комиссиясенең эшче төркеме эшләде һәм яшерен тавыш бирүдән соң нәтиҗәләр ясалды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев