Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның Зур Сәрдек җирлегендә тырышып эшли дә, күңелле итеп ял да итеп беләләр

Үткән ел биредә 616 миллион 32 мең сумлык продукция җитештерелгән, ә Зур Сәрдек мәдәният йорты исә район клублары арасындагы рейтингта - беренче урында

Мәдәният йорты -  ул авылның йөзе, бизәге. Аннан башка халыкның тормыш-көнкүрешен күз алдына да китереп булмый. Ә Зур Сәрдек мәдәният йорты исә район клублары арасындагы рейтингта - беренче урында. Бу авыл җирлегендә яшәүчеләр тормышның матди һәм рухи ягын аралаштырып яши беләләр, шуңа күрә эшләре дә гөрләп бара.  Әнә үткән ел җирлектә  616 миллион 32 мең сумлык  продукция җитештерелгән, бу бер шәхси хуҗалык уртача  621 мең сум табыш алган дигән сүз. Ә бит райондагы кайбер җирлекләр арасында  бер шәхси хуҗалыкның елга нибары  уртача 130-140 мең сум акча эшләгәннәре дә бар.

Зур Сәрдек җирлеге һөнәрчеләр, шул исәптән балта осталары белән дан тота. Биредә яшелчәчелек, җиләк-җимеш үстерү белән шөгыльләнәләр, итек баса, шәл бәйлиләр, абзар тутырып мал-туар да асрыйлар. Хуҗалыкларда барлыгы 2504 мөгезле эре терлек исәпләнә, узган ел белән чагыштырганда, аларның саны 141гә арткан. Авыл җирлеге башлыгы Фәнис Фәттахов билгеләп үткәнчә, соңгы елларда өч һәм аннан да күбрәк сыер асрарга теләүчеләр күбәйгән. Хуҗалыклардан көндәлек 7 тонна 600 килограмм сөт озатыла. Авылларны үстерүгә юнәлдерелгән төрле дәүләт программаларыннан киң файдаланалар, алар да халыкның көнкүрешен яхшыртуга зур ярдәм булып тора бит.

Ай-һай, эшләре күп, җырлап-биеп күңел ачарга вакытлары каламы соң, диярсез. Билгеле, көндәлек мәшәкатьләре тавык чүпләп бетермәслек, әмма зурсәрдеклеләр актив тормыш рәвеше алып баралар: алар хоккей да уйный, чаңгыда да йөри, кирәк икән, сәхнәгә менеп чыгыш та ясый. Мәдәният йорты оештырган чаралар, район, республика артистларының концерт-спектакльләре тамашачылар  белән тулы залларда үтә. Әлбәттә, монда мәдәният йортында хезмәт куючыларның  өлеше зур. Алар гади генә чарадан да зур бәйрәм ясый һәм башкаларны шуңа җәлеп итәләр.

Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Рәмзия Хөсәенованың, сценарийларны кызыклы, мавыктыргыч, кабатланмас итеп төзеп, бөтен коллективны туплап оештыра белү сәләте - зур игътибарга лаек. Авылның олысын, кечесен сәхнәгә менгерә алуы халыкның аңа карата булган хөрмәтен күрсәтә.

- Бездә ел саен Бөек Җиңү көне, Өлкәннәр көне, Яңа ел, Сабантуй һәм башка бәйрәмнәр тирән һәм бай эчтәлекле итеп оештырыла, - дип билгеләп үтте Фәнис Фәттахов. – Мондый бәйрәм чараларыннан  тыш, җирлектә нинди генә эш башкарылмасын: әйләнә-тирәне чистарту буенча өмәләр, юл кырыендагы урман полосаларын корыган агачлардан, чүп-чардан арындыру, агарту һәм башка эшләрдә мәдәният йорты, китапханә, фельдшер-акушерлык пункты коллективларына таянабыз.

Зур Сәрдек мәдәният йорты  хезмәткәрләренең эшчәнлегенә район башлыгы Сергей Димитриев та югары бәя бирде.

- Районның мәдәни тормышына Зур Сәрдек үзешчәннәре лаеклы өлеш кертә. Сез районда  үткәрелүче чараларда гына чыгыш ясап калмыйсыз, республика, Рәсәй күләмендә уза торган бәйрәмнәрдә дә  Кукмараны данлыйсыз, - диде ул. -  Әйтик, үткән ел сезнең белән Пенза өлкәсенең Урта Әләзән авылында Бөтенроссия авыл Сабан туенда катнашып, татар халкының яшәешен, гореф-гадәтләрен күрсәттек.  Пенза өлкәсе губернаторы һәм җирле халык безгә мактау сүзләре җиткерде. Алга таба да мондый чараларны  башлап йөрерсез, дип уйлыйм.

Редакциягә шалтыратып, еш кына кайбер авылларда мәдәният учакларының эшләмәве, төрле бәйрәм чаралары оештырылмавы турында зар елыйлар. Бу халык белән мәдәният хезмәткәрләре арасында бәйләнеш булмавы турында сөйли түгелме? Бәлки зурсәрдеклеләрнең хезмәт өлгесен башкаларга да файдаланырга кирәктер.

Ризилә КОРБАНОВА, Рәшит МИНЕГАЛИЕВ фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев