Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның “Ягуар” хоккей командасы республика данын яклады

Бөтенроссия ярышларында катнашкан 62 төбәк арасында алар 4нче урын яулады

Кукмара “Ягуар” хоккей командасы 16-23 март көннәрендә Пермь шәһәрендә 2006-2007 елгы уенчылар арасында үткәрелгән “Анатолий Тарасов исемендәге Алтын алка” яшь хоккейчыларының Бөтенроссия ярышларында катнашты һәм 4нче урынны яулады. Команда уенчысы Рамир Хуҗин турнирның иң яхшы уенчысы дип танылды.

Турнирда Россиянең барлык почмакларыннан 62 төбәк катнашты. Зона  ярышларында Яшел Үзән, Зәй, Буа, Алабуга, Биектау, Арча, Балтач командаларын җиңгән “Ягуар” командасына Татарстан Республикасының данын яклау бәхете елмайды.

Команда инде Сочи шәһәрендә узган ярышларда ике тапкыр катнашты. 2017 елда Сочи шәһәрендә 5нче урын яулады. Менә тагын яңа биеклек...

Әйе, команда пьедесталга менмәде, әмма элеккеге нәтиҗә белән чагыштырганда команданың бер урында гына тормаганы, алга омтылышы сизелә. 

Кайчагында бу 13 яшьлек малайларның һәм 14 яшьлек кызның ихтыяр көче һәм чыдамлыгы гаҗәпләндерә. Җиңү теләге могҗиза тудыра. Балалар бар көчләренә көрәштеләр. Алар безгә, чынлап та, матур уен күрсәттеләр. Ярты шәһәр алар өчен җан атты, әти-әниләр көч бирде. Балаларның уендагы нәтиҗәләре шатлыгыннан күз яшьләре дә булды. Уенчылар бу ярдәмне, әлбәттә, сизде һәм тагын да ныграк уйнады.
Кукмарага кайтып җиткәч, яшь хоккейчыларны Боз сарае җитәкчесе Райнур Нәбиуллин каршы алды һәм кафеда бәйрәм табыны белән сыйлады, ә район башлыгы Сергей Димитриев Рәхмәт хатлары тапшырды. 

Бу яшь малай-кызларга хоккей ул уен, тренировка, ярышлар гына түгел, ә  аларның сәламәт яшәү рәвеше дә, яңа тәэсирләр дә.

“Алтын алка” ярышы нәтиҗәләре буенча “Ягуар” командасы 15-20 апрель көннәрендә Мәскәү өлкәсе Дмитров шәһәрендә узачак Союз дәүләте Спартакиадасы кысаларында, Россия укучылары арасында алкалы хоккей буенча “Россия – Беларусь” ярышларында Россия Федерациясе данын яклау мөмкинлеге алды. Әлеге ярышта Россия һәм Белоруссиядән 4әр команда көч сынашачак. Яшь хоккейчыларга уңышлар телик! Без һәрвакыт алар белән!

Альбина ХӘМИТОВА

фото: kukmor.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk