Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның "Яңа тормыш" хуҗалыгында 150 гектар кукуруз җыясы калган (фото)

Биредә көзге чәчү исә 305 гектарда башкарылган

 

Басуларда игеннәр җыйналып бетте, кукуруз мәйданнарының соңгы гектарлары калып бара. Комбайннар артыннан туңга сукалаучы тракторлар да калышмый. Әмма игенчеләр иркен суларга ашыкмый, чөнки киләсе елның уңышына быелдан нигез салына, ди алар. Бу атнада “Яңа тормыш” хуҗалыгында үткәрелгән семинарда да шул турыда сөйләштеләр.

 “Яңа тормыш” – районда кечкенә авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе. Аларның 2345 гектар сөрүлек җирләре бар. Быел иген кырлары яхшы уңыш белән сөендергән. Гектарыннан уртача 41 центнер ашлык җыеп алганнар.

- Моның әллә ни сере юк, бер көйгә салынган технология белән эшләдек, - диде хуҗалыкның агрономы Айдар Габделхаков. - Тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә бер гектарга 46 килограмм ашлама керттек, шулай ук игеннәрне ике-өч тапкыр яфрактан тукландырдык. Безнең туфракка азот җитми, шуңа игътибар итәргә тырышабаз. Көзге чәчү исә 305 гектарда башкарылды.

Бүгенге көндә биредә 250 гектар туңга сөрәсе җирләр калып бара. Тагын бер атна-ун көн эчендә барлык кыр эшләрен дә төгәлләргә исәплиләр.

- Быел шактый чәчүлек материал - борчак, солы, арпа орлыклары сатып алдык, алга таба сыйфатлы люцерна орлыгы булдырырга кирәк. Шулай да 237 гектарда күпьеллык үләннәрне яңарттык, клевер чәчеп калдырдык, - диде хуҗалык җитәкчесе Фәнзил Мөхәммәтҗанов.

Белгечләр исә тикшерелгән, документлары булган орлыклар сатып алырга киңәш иттеләр.

Хуҗалыкта 450 гектарда кукуруз игелгән, хәзерге вакытка шуның 150 гектарын җыеп аласылары бар икән. Әгәр барысы да тиешенчә эшләнеп бетсә, ике елга җитәрлек терлек азыгы булачак, диделәр.

- Сөтчелек тармагына килгәндә, үткән елга караганда без 740 литр сөт күбрәк савабыз. Бер сыердан савылган уртача көндәлек савым - 16 литр. Билгеле, август аенда проблемалар булды, сөт кимеде, әмма без аны әкренләп көйлибез, - диде җитәкче.

Хуҗалыкта машина-трактор паркы бик искергән, шуңа күрә быел ашлык суктыру комбайны һәм үзйөрешле печән чапкыч сатып алырга планлаштырган булганнар, әмма финанс мөмкинлекләре җитмәү сәбәпле, кулланылышта булган печән чапкыч кына алганнар. Шулай ук сенаж төяргә бер погрузчик һәм пресслагыч кайтарттык, диделәр. Ике пресс ярдәмендә басулардагы бөтен саламны вакытында җыеп, урнаштырып барганнар.

Билгеле, җәй көне кыр эшләре белән беррәттән төзелешләр турында да онытырга ярамый: мал торакларын ремонтлап, чистартып, агартып калырга кирәк. Биредә ике абзар тулысынча төзекләндерелгән: түбәләре алыштырылып, эчке эшләр башкарылган.

- Без күптән түгел генә делегация белән Белоруссиядә булып кайттык. Әлбәттә, чит җирләрне күргәннән соң, үзебездәге кул тимәгән урыннар күзгә ташлана. Резервлар, мөмкинлекләр зур, дөрес итеп файдалана белергә, проблемаларны ачыктан-ачык әйтеп сөйләшергә кирәк, - диде район башлыгы Сергей Димитриев семинарда катнашучыларга. - Әлеге хуҗалыкның күрсәткечләре начар түгел, әмма мөмкинлекләре тагын да зуррак. Киләсе елга гектарыннан 45 центнер бөртек җыеп алуны максат итеп куярга һәм гыйнвар аена бер сыердан 20 литр сөт савуга ирешергә кирәк. Территориядәге чисталык-тәртип турында да онытырга ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk