Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның яңа оешып эшли башлаган "Восток Агро" җәмгыятендә көндәлек сөт саву 10 тоннадан артып киткән

Биредә бер сыер уртача 20,3 л сөт бирә

2018 елның ноябрь аеннан “Игенче Плюс” җәмгыяте, “Восток Агро” булып оешып, “Восток” хуҗалыгының ныклы канаты астында эшли башлады. Бүгенге көндә әлеге хуҗалык ни хәлдә, берничә ай эчендә биредә нинди үзгәрешләр булган? Бу хакта журналистыбыз Ризилә Корбанова белеште.

Соңгы елларда “Игенче” хуҗалыгы берничә җитәкче кулыннан үтте. Үз вакытында аларның барысы да хуҗалыкка матур киләчәк вәгъдә итте. Әмма хезмәтләренең нәтиҗәсе генә күренмәде, бер-бер артлы әлеге хуҗалык составына кергән авылларда фермалар таркалды, мал тораклары бушап калды, яхшылап эшкәртелмәгән җирләр мул уңыш белән сөендермәде.

- Заманында республикада гына түгел, Россиядә данлыклы булган хуҗалыкны мондый начар хәлдә күрү бик аяныч. Хәзер биредә кай тарафка карасаң да, җимерек, ташландык биналар күзгә ташлана, - дип билгеләп үтте семинар барышында район башлыгы Сергей Димитриев та. – Фермаларда күптәннән төзелешләр алып барылмаган, техникалар яңартылмаган. Билгеле, вак-төяк ремонт эшләре башкарылгандыр, тик алар белән генә ерак китеп булмый.

“Восток Агро” оешканнан соң, дүрт ай гына вакыт үткән, әмма шулай булса да, семинарда катнашучылар аларның хезмәтләрен уңай бәяләделәр.

- Без килгәндә, биредә эш алып бару өчен шартлар бик начар иде. Мал торакларын җыештырдык, ремонтлап тәртипкә китердек, - дип сөйләп китте җәмгыятьнең директоры Руслан Корбанов. - Продукция җитештерү буенча да күрсәткечләре бик түбән: тәүлеккә 4 тонна сөт савалар иде. Бүген исә бер сыер көнгә уртача 20,3 литр сөт бирә, барлыгы 10 тоннадан артык сөт җитештерәбез. Быел планыбыз –  уртача көндәлек савымны унбиш тоннага җиткезү. Моның өчен мөмкинлекләр бар дип уйлыйм, билгеле, бергә-бергә тырышып эшләргә кирәк.

- Яңа хуҗалык булып оешканнан соң, малларга диспансеризация үткәрелде. Шуның нигезендә сыерларның физиологик халәте билгеләнде һәм продуктлылыгы ягыннан группаларга бүленде. Аларның һәрберсенә аерым азык рационы төзелде, - диде хуҗалыкның баш ветеринария табибы Ришат Әскәров. – Бозауларның сакланышына да аерым игътибар бирәбез. “Пусто – занято” алымы да кулланыла башлады. Дүрт алмаш профилакторий булдырылды. Аның өчен абзарларны үзгәртеп корырга, ремонтларга туры килде. Мал торакларын дезинфекцияләп, чистартып торабыз. Барлык технологияләрне төгәл үтәү нәтиҗәсендә февраль аенда 907 грамм тәүлеклек артым алуга ирештек. Безнең төп максат - таналарны 13-14 айда каплатуга әзерләү.

Шулай ук Ришат сыер савучылар өчен кварталга бер мәртәбә укулар оештырыла, дип билгеләп үтте. Анда сыерларны дөрес саву, мастит булдырмау, гигиена таләпләре, куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләшәләр икән.

– Алда безне бик зур эшләр – чәчү компаниясе көтә. Ул җиңел генә булмаячак, чөнки җирләр дә бик начар хәлдә, тиешенчә эшкәртелмәгән. Алла боерса, барлык кыр эшләрен дә үзвакытында башкарып, кырлардан мул уңыш җыеп алырга язсын, - диде директор. - Моның өчен катлаулы ашлама, аммиак селитрасы, суы, карбамид сатып алынды. Бу тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә, бер гектарга алтмыш килограмм туры килә. Язгы кыр эшләрендә катнашачак техникалар тулысынча төзекләндерелде. Техника ремонтына 4 миллион сум акча тотылды.

Башка хуҗалыкларда техникаларны күптән Глонасс системасына тоташтырып, файдасын күрделәр инде, әмма биредә әле бу яңалык та юк иде. Востоклылар килгәннән соң, монда да егерме өч техникага GPS-навигатор куелган. Ә ферма территориясенә, машина-трактор паркына уналты видеокамера урнаштырылган. Бухгалтериядә - 1С, терлекчелектә “селэкс” программалары эшли башлаган.

Хуҗалыкта механизатор булып эшләүче Адай авылыннан Мәхмүт абый Фатыйховны машина-трактор паркында очраттык. Ул үзенең МТЗ-82 тракторы янында кайнаша иде. 

- Яңа хуҗалар килгәннән соң тәртип керде. Хезмәт хакларын да вакытында алабыз. Техникаларга да яхшылап ремонт ясалды, запас частьлар бик күп кайтартылды, - диде ул, канәгать булуын белдереп. – Үзем Адайныкы булгач, бездә дә ферма эшләп китсен иде, дип телим. Алла боерса, анда үгезләр кайтартылачак, диләр. Шәт, дөрес сүзләрдер, дип ышанам. Заманында гөрләп торган фермаларны бер дә бетерәсе килми бит.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев