Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның Вахитов урамында коммерцияле күпкатлы йорт төзү өчен урын әзерләү эшләре бара

Әлеге йорт дүрт катлы, 32 фатирлы булыр дип планлаштырыла.

Кукмараның Вахитов урамында коммерцияле күпкатлы йорт төзү эшләре бара.

Район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Руфия Хәкимова сүзләренә караганда, яңа төзеләчәк йорттан фатирлы булырга теләүчеләр инде шактый икән.

«Әлеге йорт дүрт катлы, 32 фатирлы булыр дип планлаштырыла. Фатирны тулысынча акча түләп тә, кредит рәсмиләштереп тә алып булачак. Әлеге йорт яхшы урында, балалар бакчасы, мәктәп, сәүдә үзәкләре дә янәшә генә. Шулай ук автобус тукталышы да ерак түгел. Торак мәсьәләсе буенча сорауларга җавап алу өчен миңа мөрәҗәгать итәргә була. Кабул итү көннәрем: дүшәмбе, сишәмбе, җомга сәгать 8.00дән сәгать 17.00гә кадәр. Эш телефоны: 2-60-55», - дип ачыклык кертте Руфия Хәкимова.

Төзелешне Казанның «Булгарстройкомплект» оешмасы башкара.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X