Кукмараның “Вахитов” җәмгыяте алдынгы хуҗалыклар арасында
Берничә ел элек биредә көндәлек савым өч тоннага якын булса, хәзер ундүрт тоннадан артык сөт савалар
“Вахитов” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы буенча чираттагы семинар үткәрелде. Кайбер кешеләрдән, һаман вахитлеләрне язасыз, кебек сүзләр ишетергә туры килсә дә, берничә ел эчендә Тырыш якларында булган үзгәрешләр күпләргә үрнәк булырлык шул, дип яза kukmor-rt.ru сайты. Семинар барышында район башлыгы Сергей Димитриев та, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләргә мөрәҗәгать итеп: “Вахитлеләрнең хезмәт алымнары сезгә өлге булып тора, бары тик өйрәнергә һәм үзегезнең эшчәнлегегездә кулланырга гына кирәк”, - диде.
“Вахитов” җәмгыяте оешып эшли башлаганга өч ел вакыт үтеп тә киткән. Әле кайчан гына хәлсезлектән тез чүгеп торырга мәҗбүр булган хуҗалык бүген алдынгылар рәтендә атлый. Билгеле, ирешкән уңышларда вахитлелернең ныклы җилкәсе сизелә. Ә Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов әйтүенчә, югары нәтиҗәләргә ирешү өчен бер-береңне аңлап, килешеп эшләү кирәк. Һәркем үз хезмәтен тиешенчә башкарырга, аларның эшчәнлеге исә җитәкчелек тарафыннан дөрес бәяләнергә тиеш.
Әйе, ферма тирәсенә эшкә яшьләрне тарту болай да авыр, әгәр хезмәт хакы да түләмисең икән, аның дәрәҗәсе бөтенләй түбән тәгәри. “Вахитов” җәмгыятендә бүгенге көндә сиксәннән артык кеше эшли, уртача айлык хезмәт хакы егерме мең сумнан артып китә.
Семинар хуҗалыкның Тырыш басуында җир сукалау белән танышудан башланып китте. К-700 тракторы басу буйлап тип-тигез сука эзе сузды.
- Бу җирләргә киләсе елга кукуруз чәчәргә планлаштырабыз, - дип аңлатты Нәфыйк Хөсәенов. - Әлеге культурадан югары уңыш алыйм дисәң, барлык технологияләрне дә тиешенчә башкарырга кирәк. Һәр басуда эш төгәлләнгәннән соң, сукачыларның хезмәтен комиссия белән тикшереп кабул итеп алабыз, аларга билге куябыз. Бер кешенең дә “өчле” аласы килми, шуңа күрә тырышып эшлиләр. Хезмәт хакы да билгеләргә карап түләнә.
Бүгенге көндә “Вахитов” җәмгыятендә бөртекле культураларны җыеп бетергәннәр, гектарыннан уртача 35 центнер уңыш чыкты, диделәр. Терлек азыгы хәзерләүгә дә зур игътибар биргәннәр.
- Хуҗалыкта барлыгы 1590 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуның 520се - савым сыерлар, тагын 17 атыбыз, сатарга дигән 200 үгезебез бар. Һава торышы уңай килеп, кукуруз уңышыннан силос салсак, малларга ел ярымга җитәрлек терлек азыгы була. Бүгенге көндә дүрт базга сенаж салдык, салам, фураж, печән хәзерләдек, - диде “Вахитов” җәмгыятенең башкаручы директоры Геннадий Андреев.
Берничә ел элек биредә көндәлек савым өч тоннага якын булса, хәзер ундүрт тоннадан артык сөт савалар. Бер сыер тәүлеккә уртача 27 литрдан артык сөт бирә. Фермада мал тораклары, утарлар чиста, терлекләр саф һавага чыгарылган. Һава алмашы яхшы булсын өчен, абзарларда ишек, тәрәзәләр ачык, түбәләргә дә “конек”лар эшләнгән.
- Хәзерге ферманы элеккеге белән чагыштыра торган да түгел. Хезмәт өчен барлык шартлар да тудырылган. Элек малларга ашатырга азык булмаган чаклар да бар иде, хезмәт хакларын да вакытында ала алмыйча тилмердек. Хәзер, Аллага шөкер, бу күңелсез көннәр артта калды. Алга таба да исән-сау эшләргә язсын, - диделәр сыер савучы кызлар.
Күрше-тирә авыллардан килеп эшләүчеләрне машина йөртә, анысы да бик уңайлы икән.
Хуҗалыкта терлекчелек, үсемлекчелек белән беррәттән төзелеш эшләре алып барырга да мөмкинлек табалар. Биш йөз мең сумга - 60 тонна үлчи торган үлчәү, өч миллион сумга - ашлык склады, унбер миллион сумга 500 терлеккә исәпләнгән терлек абзары төзегәннәр. Әлеге корылмалар барысы да бик кирәк иде, чөнки ашлыкка, үлчәүгә Лельвиж, Поршурга кадәр барырга туры килә иде, диделәр. Ә юл чыгымнары кимү киләчәктә шактый акчаны экономияләргә, янга калдырырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа мал торагы терлекләрне бәйләүсез асрауга көйләнгән. Биредә эш ике сменада оештырылган, ике терлекче хезмәт куя. Бу абзарга малларның асларына җәю өчен ике-өч көнгә бер тапкыр салам кертелә, ә абзар елга бер тапкыр гына җыештырыла икән. Вахитлеләрнең планнары буенча монда киләчәктә саву залы да эшләнәчәк. Моның өчен көздән үк фундаментын эшләп калдырырга уйлыйлар.
фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев