Кукмараның сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов: Без һәрвакыт хезмәттәшләребез белән элемтәдә
Бүгенге көндә районда 122 әфганчы егетебез исән-имин гомер кичерә.
Әфган сугышының шомлы җилләре безнең район җирлеген дә читләтеп узмаган, япь-яшь егетләрне тау-ташлы Әфган җирләренә себереп алып киткән. 10 ел барган сугышта егетләр аяусыз көрәшнең бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татыган. Кемнәрнеңдер газиз ул-ирләре чит җирләрдә башын салган. Ә исән-сау кайтучыларның күңелендә ул еллар иң авыр хатирә булып уелып калган. Кукмара районы сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рәшит Шакирҗанов белән әфганчыларның тормыш-көнкүреше турында сөйләштек.
- Кукмара районыннан Әфган сугышына ничә кеше җибәрелә, араларында яу кырында башын салган егетләр дә бар, аларны да искә алыйк әле.
- Кукмара хәрби комиссариатыннан Әфганстанга 223 кеше җибәрелгән. Алар арасында ул вакытта Кукмарадагы төрле уку йортларында белем алучы башка район кешеләре дә бар. Бүгенге көндә районда 122 әфганчы егетебез исән-имин гомер кичерә. Әфганстанда булган якташларыбыз арасында бер хатын-кыз да бар. Түбән Өскебаш авылыннан Наилә Низамова таулар иленә шәфкать туташы буларак җибәрелә. Ул бүгенге көндә Энгельс шәһәрендә гомер кичерә. Кызганычка каршы, дүрт хезмәттәшебез - яу кырында, ә кырык икесе туган якларына кайткач вафат булды. Иң беренче кайгылы хәбәр 1981 елда Чуллы авылыннан Вәккасовлар гаиләсенә килеп ирешә: Рәис исемле якташыбыз һәлак була. Аннан соң 1983 елны Купкадан Наил Латыйпов, Камышлыдан Шамил Касыймов, Чишмәбаштан Тәлгать Әхмәтшиннар чит җирләрдә башларын сала.
- Әфган җирләрендә күргәннәр яп-яшь егетләрнең сәламәтлегенә дә тәэсир итми калмагандыр?
- Әлбәттә, яшь вакытта алган күңел яралары эзсез генә узмаган, вакыт үткән саен, алар үзен тагын да ныграк сиздерә. Сигез райондашыбыз Әфганстаннан төрле тән яралары белән кайтты, алар – икенче-өченче төркем сугыш инвалидлары. Шуларның берсе – Олыяз авылыннан Таһир Шәфигуллин вафат инде. Шулай ук туган якларына кайткач, төрле сәбәпләр аркасында инвалид калган унөч хезмәттәшебез бар.
- Әфганчыларның исемнәрен мәңгеләштерү буенча районда нинди эшләр башкарыла?
- Ел саен февраль аенда район мәктәпләрендә әфганчылар катнашында батырлык дәресләре уза. Һәлак булган хезмәттәшләребез истәлегенә мемориал такталар ачабыз. Бүгенге көндә егерме бер егетебезнең исеме ташка уелды. Хәзерге вакытта Битләнгердән Айдар Җәләлиев, Нуретдин Ямалиев, Кызыл Таудан Андрей Леонтьев, Ташлы Елгадан Хәмит Фәхретдинов, Фарил Шәйдуллиннар исеменә мемориал такталар әзерләнә. Унбишенче февраль көнне аларны гомер иткән нигезләренә урнаштырырбыз дип торабыз. Шулай ук Зур Сәрдек авыл җирлегендә гомер итүче ветераннарның хуҗалыкларына элмәтакталар беркетелде. Соңгы елларда Бөек Ватан сугышы ветераннары истәлегенә ясалган һәйкәлләрдә әфганчыларның да исемлеге урын ала. Мәсәлән, Чуллы, Березняк, Мәмәшир авылларында һәйкәлләр шулай эшләнде, озакламый Зур Сәрдек, Сәрдекбашта ачылачак.
2019 елда районда әфганчыларга багышланган бик саллы китап басылып чыкты. Анда 223 хезмәттәшебезнең исемнәре һәм хатирәләре кергән. Язмаларны туп-лауда Купкадан Мәүлит Минегалиевның гаиләсе бик зур хезмәт куйды. Кукмара туган якны өйрәнү музееның элеккеге җитәкчесе Ләбүдә апа Дәүләтшинаның ярдәме зур булды. Шушы китап чыкканчы, Кукмара районы әфганчылары арасында берсен-берсе белмәүчеләр күп иде, хәзер алар урамда очрашсалар да, бер-берсен танып, кочаклашып күрешәләр.
Өченче ел рәттән «Ялкын» спорткомплексында, совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылу көненә багышлап, республика күләмендә самбо ярышы үткәрелде.
Сугышта һәлак булган якташларыбыз истәлегенә 14 февраль көнне Купкада хоккей ярышы үткәрелде, ә 22 февральдә «Кукмара» чаңгы базасында мәктәп укучылары арасында чаңгы ярышы оештырылачак.
- Әлеге эшләр нинди акчага башкарыла?
- Болар барысы да әфганчыларның үзләре һәм иганәчеләр, җирлек башлыклары ярдәме белән эшләнә. Район җитәкчелеге дә һәр башлангычыбызны хуплап тора.
- Әфганчылар белән еш очрашасызмы?
- Без һәрвакыт бер-беребез белән элемтәдә торабыз. Моның өчен ватсапта үзебезнең төркемебез бар. Анда шатлык, борчу-мәшәкатьләребезне уртаклашабыз, авырлык килгәндә оператив рәвештә ярдәм итәбез. Әлбәттә, зурлап, барыбыз бергә Әфганчылар көнендә җыйналачакбыз, район Мәдәният йортында тантаналы чара үтәчәк. Шул ук вакытта вафат булган хезмәттәшләребезнең әниләрен, туганнарын, тол калган хатыннарын да онытмыйбыз. Хәлләрен белешеп, булышырга тырышабыз.
Мин Татарстанда Әфган сугышы ветераннарының координацион советы составында торам. Районда башкарган эшләрне республика күләмендә дә уртаклашабыз. Һәр ел ахырында районда отчет җыелышлары үтә. Анда үткәннәргә анализ ясап, киләчәккә бурычлар билгелибез.
- Әфганчыларның тормыш-көнкүреше, сәламәтлекләре ничек, зарланмыйлармы?
- Егетләр барысы да тырыш хезмәт белән көн күрә. Сәламәтлекне ныгыту максатында, төрле тернәкләндерү үзәкләренә бару мөмкинлеге бар иде. Әмма пандемия аркасында алар гадәти режимда эшли алмады, кеше үзе дә андый җирләргә барудан куркып калды. Шуңа күрә алга таба чирләр китсен, илдә тотрыклылык урнашсын иде.
- Бүгенге көндә әфганчыларны нәрсә борчый?
- Хәзерге вакытта егетләрнең күбесе пенсия яшенә таба бара. Әфганстанда хезмәт иткән вакытта солдатларның бер көне өчкә исәпләнергә тиеш, дигән закон бар иде. Әмма ул бүгенге көндә эшләми, шул ук вакытта кире дә кагылмаган. Шуңа күрә пенсиягә чыгар алдыннан егетләргә суд юлында йөрергә туры килә. Бу ил тынычлыгы өчен хезмәт иткән ветеранга бер дә күңелле эш түгел, моны аңлап та булмый.
- Рәшит абый, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев