Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның “Әсәнбаш-Агро” җәмгыяте игенчеләре финишка якыная

Биредә гектарыннан уртача 31-33 центнер ашлык чыга

Басу-кырларда урып-җыю эшләре төгәлләнергә озак калмады. Районыбыз игенчеләре көннән-көн финишка якыная. “Әсәнбаш-Агро” җәмгыятендә дә иген кырларының соңгы гектарлары калып бара. Без барган көнне комбайннарның “Заря” якларында эшләрен бетереп, паркка кайткан вакытлары иде. Иртәгә “Әсәнбаш” бүлекчәсенең басуларына күчәбез, диделәр.

“Әсәнбаш-Агро” җәмгыятенең юлдан тезелеп барган кыр корабларын күргәч, күңелләр дулкынланып куйды. Эшләре гөрли игенчеләрнең. Табигать-Анабыз да илне туендыручы батырлар өчен көнен жәлләмәде: җәй буе тир түгеп үстергән уңышны җыеп алырга мөмкинлек бирде.

- Бездә бөртеклеләр 3221 гектар мәйданда игелә, - дип каршы алды безне хуҗалыкның агрономы Рамил Гатауллин. – Кырда җиде комбайн эшли, барысы да – “Полесье”лар. Прицеплы биш КамАЗ машинасы ашлыкны ташып тора. Быел, Аллага шөкер, игеннәрдән зарланырлык түгел, гектарыннан уртача 31-33 центнер ашлык чыга. “Заря” бүлекчәсендә генә бераз кимеп китте, ә “Әсәнбаш” якларында исә башаклар әйбәт күренә, исән-сау җыеп алырга язсын. 

Мул уңыш алуның сәбәбен барлык технологияләрне дә вакытында башкаруда күрә агроном. Башка елларны чәчү белән дә соңга калына иде, диде. Быел алынган “Фиат” чәчү агрегаты эшне тизләтергә ярдәм иткән. Шулай ук яңа кайткан “Барс” сиптергече дә үзенең уңай нәтиҗәсен күрсәткән. Басулар ике-өч тапкыр яфрактан тукландырылган.

Югары нәтиҗәле культуралардан биредә рапс үстерәләр. Ул 390 гектар мәйданны били. Әлеге культураны быел корткычлар да үз иттеләр, шуңа башта торышы начар булса да, соңыннан әйбәт кенә күтәрелеп киткән. Узган ел гектарыннан уртача унөч центнер уңыш чыккан булса, быел күбрәккә өметләнәләр. Шулай ук биредә 1700 гектарда кукуруз игәләр. Аның 200-250 гектарын сугарга, калганын силоска салырга планлаштыралар.

- Механизаторлар белән кыенлыклар юк, барысы да – тәҗрибәле, еллар белән сыналган егетләр. Техникалары көйсезләнеп китсә, үзләре төзекләндерәләр, - дип мактый агроном. – Урып-җыю кампаниясе барышында ягулык-майлау материаллары белән дә тоткарлыклар булмады. Көзге чәчү эшләре дә оешкан төстә бара. “Фиат” чәчү комплексын иярләгән Шамил абый Хәбибуллин да – алдынгы механизаторларыбызның берсе.

Хуҗалыкта комбайнчылар арасында конкурс игълан иткәннәр. Эш нәтиҗәләре көн саен исәпләнә һәм җиңүчеләр билгеләнә икән. Кыр батырларына бер норма-смена эш өчен 40 килограмм ашлык хисабыннан премия бирү каралган. Югары Комар авылыннан Сергей Вахрушев беренчелекне үткән елдан бирле беркем белән дә бүлешми, диделәр. Һәрвакыт алда баруның серен игенченең үзеннән сорарга булдык.

- Хезмәттә осталык вакыт һәм тәҗрибә белән киләдер, дип уйлыйм, - диде ул. - Әлбәттә, эшнең иң кызу чагында сынатмасын өчен техниканы вакытында карап, ремонтлап торырга кирәк. Басуда эшләргә яратам мин: тыныч, иркен, саф һава, быел уңыш әйбәт чыккач, бигрәк тә күңелле. Көнгә ике тапкыр тәмле ризык белән сыйлыйлар. Техникалар да яхшы бит хәзер: кондиционер куелган, музыка уйнап тора, бер тузан керми...

Алдынгы механизатор хуҗалыкка мәктәпне тәмамлаганнан соң килгән. Башта тракторда эшләгән, аннан соң хезмәт хаклары түләнми башлагач, читкә китеп бәхетен сынаган. Әмма унбиш көннән унбиш көнгә гаиләне калдырып чыгып китү бер дә рәхәт түгел, диде ул.

- Хәзер исә хуҗалыкта да эшләргә була, хезмәт хакларын вакытында алабыз. Яз көне МТЗ-82 тракторы белән чәчүдә катнашам, аннан соң “Барс” агрегатына утырам, ә кыш көне фермада малларга азык кертәм. Мине бер дә эшсез тотмыйлар, - дип елмая механизатор. 
Алар тормыш иптәше белән өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Егетләр инде зурлар: өлкәне Мәскәүдә хезмәт куя, уртанчысы – хуҗалыкта тракторда, ә төпчеге Денис бүгенге көндә әтисе белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшли икән. Кукмара аграр көллиятен тәмамлаганнан соң, бирегә кайтып, комбайнда эшлисем килә, диде егет. Малайларының барысы да иң элек әтиләре кул астында эшләп тәҗрибә туплаганнар. Вахрушевлар үзләренең шәхси хуҗалыкларында да терлек асрап көн күрәләр: сыер, бозаулар, кош-корт тоталар. Балалар өчен тырышуыбыз, диделәр.

фото: Ризилә Корбанова/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk