Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның «Пятерочка» кибете турындагы хәбәр – фейк

Бер төркем егетләрнең кибеттән товар алып, түләмичә чыгып китүе турындагы WhatsApp месенджерында таралган хәбәрне полиция тикшергән.

«Әле Рудник янындагы “Пятерочка”ны бер төркем яшьләр талап чыкканнар. Хәзер бөтен кеше маска белән бит. Маскалар, перчаткалар киеп кергәннәр, аласы бөтен нәрсәләрне алып, кассада пробивать иттергәч, түләмичә чыгып киткәннәр. Кассир артларыннан йөгереп чыккач, кто деньги отдаст дип, Владимир Владимирович Путин дип, машиналарына утырып киткәннәр. Номерлары закрытый, ди».

Күпләрнең кәрәзле телефонына бүген әнә шундый хатлар килде.

«Полиция хезмәткәрләре әлеге хәбәрне тикшерде, кибеттә булды, сатучылар белән аралашты. Хәбәрнең фейк, ягъни ялган булуы ачыкланды», - дип хәбәр итте район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X