Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның полиция Кыш бабае балаларны сөендерә

Республикакүләм «Полиция кыш бабае» хәйрия акциясенә кукмаралылар да кушылды.

Акция кысаларында эчке эшләр органы хезмәткәрләре һәм җәмәгатьчеләре үзләре шефлык итүче мәктәпкәчә яшьтәге, белем бирү учреждениеләрендә, балалар йортлары, мәктәп-интернатларда тәрбияләнүчеләрне, авыр тормыш хәлендә калган гаиләләрдәге балаларны Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре белән котлыйлар.

Моннан тыш, яшь гражданнар белән хокукый юнәлештәге дәресләр дә уздырыла. Балаларга закончалык нигезләре, җәмәгать урыннарында үзеңне тоту кагыйдәләре аңлатыла, хокук бозулар өчен күрелүче, иминлекне тәэмин итү чаралары турында сөйлиләр.

«Район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары, балигъ булмаганнар белән эшләү бүлекчәсе хезмәткәрләре авыр тормыш шартларында калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны Яңа ел белән котлады. Балалар кунакларны шатланып каршы алдылар, үзләренең уңышлары турында сөйләделәр, алдагы елга планнары белән уртаклаштылар, яңа ел турында шигырьләр укыдылар. Барлык балаларга да күчтәнәчләр өләшенде һәм алар белән  профилактик әңгәмә үткәрелде», - ди район эчке эшләр бүлегенең ПДН начальнигы Гөлназ Гыйльфетдинова.

Акция 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.


 

фото: Район эчке эшләр бүлегенең участогы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk