Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның Поч.Кучук җирлегендә дә зур сөтчелек комплексы эшчәнлеген башлап җибәрде

1200 савым сыерга исәпләнгән мегафермада бүгенге көндә 488 мөгезле эре терлек бар.

Күптән түгел Поч.Кучук җирлегендә дә зур сөтчелек комплексы эшчәнлеген башлап җибәрде. Без әлеге  «Гаврилов исемендәге Агрофирма» җәмгыятендә булып, эш барышы белән танышып кайттык.

Табигать кочагында сыенып утырган хуҗалык территориясе 50 гектар мәйданны били. Әйләнә-тирәсен агачлар әйләндереп алган. 1200 савым сыерга исәпләнгән мегаферма 2020 елда төзелә башлаган иде. Аның беренче этабында яп-ялангач кырда 600 савым сыерга мал торагы һәм берьюлы 50 сыер сыйдырышлы европараллель саву залы калкып чыкты. Идарәче директор вазыйфасын вакытлыча башкаручы Владимир Сайфуллин һәм аның урынбасары Фәнис Гайнетдиновларның сүзләренә караганда, 2021 елның көз айларында яңа абзарга беренче нәселле буаз таналар кайткан. 

«Хәзерге вакытта мегафермада 488 мөгезле эре терлек бар, шуның 200е - савым сыерлар, калганы - таналар. Малларның барысы да “Голштин” токымлы, аларны Эстония, Чехия, Арчадан алып кайттылар.Мин үзем Яңа Каенсар авылыннан. Башта “Гигант” колхозында, аннан “Уңыш” хуҗалыгында  эшләдем. Азык кертүче дә, селекционер, зоотехник та булдым. Ул вакыттагы эш шартларын хәзерге белән чагыштырырлык түгел. Ә  бер сыердан савылган тәүлеклек сөт күләмен хәзер әйтергә дә оят. Бик күп дигәндә 15 литр булгандыр... Мегафермада исә җиһазлар заманча, чит илнеке, бөтен уңайлыклар бар, эшлә генә. Кул хезмәте аз, авыр күтәрәсе түгел, күп эш автоматлаштырылган», - диде Владимир Шамилович.

Бүгенге көндә мегафермада көндәлек тулаем савым 6 тоннадан артып китә. Бер сыер уртача 31 литр сөт бирә. Аның бер литрын 34 сумнан озаталар. Сөтлебикәләрнең араларында иллешәр килограммга кадәр сөт бирә торганнары да бар икән. Таналар бозаулагач, продуктлылыклары тагын да артыр дип ышаналар. Ә сыерларның саны 600гә тулганнан соң, көндәлек савымны 18 тоннага җиткерергә планлаштыралар.

Әлеге хуҗалыкның бер гектар да сөрүлек җирләре юк. Шуңа күрә техникалары да күп түгел: ферма тирәсендәге эшләрне башкару өчен бер МТЗ-82.1 тракторлары, ике җиңел машиналары бар. Бу турыда элеккеге авыл хуҗалыгы аксакалларына әйтсәң шаккатырлар иде. Малларга исә монокорм ашаталар, аны «Әсәнбаш-Агро» хуҗалыгыннан кайтарталар. 

Мегафермада 22 кеше хезмәт куя. Сыер савучылар алты, тагын берсе ял иттерә. Кадрлар белән кыенлыклар юк, диделәр. Терлекчеләрне Княгор, Иске һәм Яңа Каенсар, Иске Кенә авылларыннан машина белән йөртәләр. 

«Мегафермада хезмәт өч сменада оешкан. Һәр сменада ике сыер савучы, ике терлекче эшли, шулай ук  ветеринария табибы да даими рәвештә маллар янында була. Беренче сменада хезмәт куючыларга иртәнге сәгать дүрттә фермада булырга туры килә, чөнки сәгать бишенче яртыда инде беренче савым башлана. Икенче сменадагылар эшкә сәгать 12дә килә, өченче смена кичке сәгать сигездән алып иртәнге сәгать дүрткә кадәр фермада була. Мегафермага кергәндә санитар үткәргеч һәм хуҗалык бинасы бар. Анда биредә эшләүчеләр өчен бөтен уңайлыклар тудырылган: чишенү-киенү, юыну бүлмәләре, хәтта душ керергә дә мөмкин. Хезмәт хаклары белән дә авырлыклар юк. Ул айга ике тапкыр, вакытында тапшырыла. Сыер савучылар бер айга уртача 35 мең сум тирәсе акча алса, ә терлекчеләрнеке – уртача 30 мең сум», - дип сөйләде Владимир Сайфуллин. 

Икенче сменага эшкә килгән сыер савучылар – Княгор авылыннан Алевтина Саммасова һәм аның хезмәттәше, Иске Каенсардан Светлана Сайфиевалар белән дә таныштык. Аларның савымга әзерләнгән чаклары иде.   

«Мин Үрәсбаш авылындагы фермада терлекче булып эшләдем. Бирегә килгәнемә өч ай. Хезмәтемнән бик канәгать, элеккеге кебек авыр күтәрәсе түгел, барысы да яңа, яхшы. Әлегә кадәр мондый заманча фермаларны күргән юк иде. Менә монда килгәч, сыер саварга да өйрәндем. Җитәкчеләребез дә бик әйбәт, килешеп эшлибез. Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бүләкләр бирделәр, анысына да күңел булды. Хезмәт хакын айга ике тапкыр  картага күчерәләр. Картаны кулланырга өйрәндек, анысы да безнең өчен яңалык бит», - диде Алевтина Саммасова, елмаеп.

Светлана Сайфиеваның исә сыер савучы тәҗрибәсе зуррак, ул ун ел тирәсе Югары Шөн авылында фермада эшләгән. Аннан соң өлкән яшьтәге әбиләрен карау өчен эштән китәргә туры килгән. 

«Шәхси хуҗалыкта да терлекләр тотабыз, ике сыерыбыз, бозаулар, дуңгызлар бар. Күп яшьләр шәһәргә ашкына, әмма хәзерге заманда авылда да җитешле тормышта яшәргә була. Бары тик иренмәскә, хезмәт белән көн күрергә кирәк. Эшләмичә генә шәһәр җирендә дә алга китеп булмый. Озакламый язгы мәшәкатьләр башлана. Үрдәк-чебешләр алачакбыз, бакчабыз бар, анда яшелчәләр үстерәбез. Барысы да “свежий”, зарарсыз... Сәламәтлек кенә булсын», - диде Светлана Сайфиева.

Савымнан соң кызлар, бозаулату бүлегенә барып, андагы сыерларны савып киләләр, бозауларны карыйлар. Алдагы смена килгәнче, аппаратларны юып, бөтен җирне тәртипләп калдыралар. 

Мегафермада ике мал табибы эшли, шулай ук район ветеринария берләшмәсе белән дә тыгыз элемтәдә торалар. Без килгән көнне дә ветеринария берләшмәсе егетләре сыер тоякларын чистарта иде. 

«Әлеге хуҗалыкта проблемалар юк, малларның торышы яхшы. Шушы күрсәткечне алга таба да саклап калыр өчен, бөтен профилактик чараларны вакытында башкарып торырга кирәк», - диде район ветеринария берләшмәсе начальнигы урынбасары Нургали Гарипов. 

«Инфекцияле авыруларга каршы вакцина ясыйбыз, терлекләрнең сәламәтлеген һәрвакыт карап, күзәтеп торабыз, көн саен таналар бозаулатабыз, яңа туган бозауларга беренче сәгатьләрендә үк дренчер ярдәмендә угыз сөте эчертәбез», - дип дәвам итте биредә баш ветеринария табибы булып эшләүче Чарлы авылы егете Айнур Гыйләҗетдинов. 

Хуҗалыкта алга таба да планнар куеп эшлиләр. Быел бозаулату бүлеге өчен аерым абзар төзергә планлаштыралар. Ә хәзергесе 200 терлек сыйдырышлы мал торагы итеп үзгәртеләчәк. Алдагы елларда исә савым залы белән тоташтырып, 600 сыерга тагын бер абзар төзелеше күздә тотыла.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев