Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның «Нараткай» легерен ачу июль башына планлаштырыла

Быел өч смена оештырылып, аларның һәммәсендә 43әр бала ял итәчәк.

Камышлы урманы буендагы «Нараткай» ял һәм сәламәтләндерү лагере 1 июльдән үзенең ишекләрен ачарга ниятли. Лагерь директоры Әмир Хәкимуллин сүзләренә караганда, быел өч смена оештырылып, аларның һәммәсендә 43әр бала ял итәчәк.

«Илдәге вәзгыять яхшырган очракта балалар санын һәр сменада да 85кә җиткерергә планлаштырабыз. Шуның өчен өстәмә гаризалар да алабыз. Бүгенге көнгә әйдаманнарның, смена чорында эшләячәк хезмәткәрләрнең исемлеге билгеле, алар барысы да медицина тикшеренүе узды, хөкем ителү-ителмәү турында белешмәләр алды. Программалар да булдырылды инде. Анда без күбрәк Бөек Җиңүнең – 75, ТАССР оешуга – 100, Кукмараның 90 еллыгына багышланган чараларны керттек. Шулай ук спорт һәм сәламәтләндерү, экология, хәрби-патриотик, туган якны өйрәнү юнәлешләрендә дә эшләячәкбез. Быел лагерьда тәртип мәсьәләсе аеруча катгый куелачак. Ялга килгән бала да, хезмәткәрләр, шул исәптән мин дә 18 көн узгач кына лагерь территориясеннән чыга алачакбыз. Әти-әниләр белән очрашу, өйгә кайтып кунып килүләрнең берсе дә рөхсәт ителми. Шуның өчен баланы ялга җибәргәнче, өлкәннәр бу турыда уйласыннар иде. Өч сменада да икешәр медицина хезмәткәре эшләячәк. Бала авырып киткән очракта да дәваханәгә үзләре алып бара», - дип билгеләп үтте Әмир Хәкимуллин.

Район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе белән дә элемтәгә чыктык. Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны лагерь һәм шифаханәләргә җибәрү каралган, әлегә төгәл көннәре билгеле түгел икән.

Ә менә көндезге мәктәп яны лагерьлары үз эшен август аенда башлап җибәрер дип планлаштырыла, хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара.

«Рәсми рәвештә күрсәтмә булу белән эшкә керешәчәкбез. 24 белем йортында 1200 балага - көндезге, бер мәктәптә исә 50 укучы өчен хезмәт һәм ял лагере оештырырга ниятлибез», - дип билгеләп узды район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Иванова.

Районыбызның хезмәт һәм мәшгульлек үзәгеннән алынган мәгълүматлар буенча, үзәк аша оешма-предприятие, шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзеп, быел 14-18 яшьлек 100 егет-кызны эш белән тәэмин итү планлаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk