Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның “Хезмәт даны” газетасы абунәчеләр арасында акция үткәрелде

Акциянең бүләкләре – 10 каз, 10 үрдәк, 20 чеби, өч капчык катнаш азык.

“Яз җитә - чебеш чыгар чак җитә” акциясенә йомгак ясап, без, иганәчеләребез белән берлектә, биш гаиләне үрдәк, каз бәбкәләре, бройлер чебиләр һәм өч капчык катнаш азык белән сөендердек.

Сөенче уртаклашу күңелле халәт инде ул, әйеме, җәмәгать. Безгә дә, отыш ияләренә телефон аша яхшы хәбәр ирештергәннән соң, аларның хис-кичерешләрен тою, беренче тәэсирләре турында ишетү кызык. Кемдер сүзсез кала, кайсы-берсе чынлапмы, китче, ышанмыйм, дияргә мөмкин. Әнә, Купкада яшәүче  Миннегөлсем Нәҗмиевага 10 каз бәбкәсе отуы турында хәбәр иткәч, беркавым эндәшмичә торды да: “Үземә дә каз тәннәре чыкты әле”, - диде.

Ә 10 үрдәк бәбкәсе бу юлы Ош.Юмья авылында  яшәүче Ивановлар гаиләсенә “очты”. Хуҗабикә  Любовь  ханым: “Бүген акциянең иң соңгы көне, ахрысы, җитештемме икән инде?” - дип, редакциябезгә бик ашыгып килеп кергән иде. Дөрестән дә, аларны исемлеккә иң ахыргы - 130нчы итеп теркәдек.  Бәхет эше, димичә нәрсә дип әйтәсең инде бу очракта. 

Үрәсбашта яшәүче Иван абый Федоров безнең газетаны бик яратып укый һәм шактый еллар дәвамында алдыра икән инде. Бу хакта аның килене Елизавета сөйләде.

Безнең тарафтан оештырыла торган төрле акцияләргә Иван агайның үтенече белән Елизавета инде берничә ел рәттән катнашып караса да, моңарчы отыш ияләре булырга язмаган. Ә быел 20 данә бройлер чебине исән-сау үстерергә язсын аларга. 79 яшен тутырган Иван абыйның бүләкне алырга үзе үк килүе аның хезмәтебезне хөрмәт итүен дәлилли.

Ә менә шәһәребезнең Нур Баян урамындагы 50нче номерлы күпкатлы йортта  гомер итүче Любовь Ганеева “Хезмәт даны” газетасын кайчан алдыра башлаганнарына кадәр хәтерли икән.

1976 елда тормыш иптәше Рашат абый белән гаилә корганнан соң, икенче яртыеллыктан язылганнар һәм шуннан бирле бездән бер елны да аерылмаганнар алар. Бер капчык катнаш азыкны аларга сөенә-сөенә бирдек. 

 Алда исем-фамилияләре санап кителгән абунәчеләребезгә эшмәкәр, Кукмарада яшәүче Мансур Рәхимуллиннан призлар тапшырылса, “Тойма” җәмгыяте җитәкчесе Рәҗәп Галиев тәкъдим иткән ике капчык катнаш азыкны да бу көнне өстәмә уйнатырга булдык. Зур Кукмарада яшәүче Резедә Корбановага насыйп булды ул.

“Тойма” җәмгыяте җитештергән катнаш азыкның бик сыйфатлы булганын һәм халык аны яратып алганын белгәнгә күрә, бу призны да зур канәгатьләнү хисе белән тапшырдык.

Отышларыгызның игелеген күреп, аларның данәсен дә югалтмыйча, берничә айдан соң үз кулларыгыз белән үстергән кош-кортларыгыз белән  тәмләп сыйланырга язсын.  Киләсе елларда да бергә булырбыз, дип ышанабыз.

 

Лилия НУРГАЛИЕВА

Эльвира Мөбарәкшина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk