Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның капиталь төзекләндерелгән үзәк китапханәсе кабат ишекләрен ачты

Капиталь ремонт ясалган китапханәдә төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган.

Кукмараның капиталь төзекләндерелгән үзәк китапханәсе кабат ишекләрен ачты.

Тантаналы чарада район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасының мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев катнашты.

«Федераль һәм республика программалары кысаларында районда күп эшләр башкарыла. Социаль объектлар да игътибардан читтә калмый. Яңа сулыш өрелгән китапханә дә моның ачык мисалы. Президентыбыз мөрәҗәгатьне кире какмады. Аның ярдәме белән китапханә бик яхшылап төзекләндерелде. Бирегә халык теләп йөрсен, рухи азык тупласын иде», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Төзекләндерелгән китапханәдә төзүчеләр кулы тимәгән бер генә почмак та калмаган.

«Идән, түшәм, ишек-тәрәзәләр яңартылды, ут, су, канализация, җылылык системасы алыштырылды. Бинаның тышкы ягы тышланды, видеокүзәтү җайланмалары куелды. 10 мартта эш башланган иде, шушы арада ремонтка нокта куйдык», - ди районыбызның «Домострой» оешмасы җитәкчесе Азат Нәбиев.

Үзәкләштерелгән китапханә директоры Резидә Касыймова сүзләренә караганда, биредә 83 мең данә китап исәпләнә. Шуның 37 меңе – балалар бүлегендә, ә 52 меңе – зурларныкында. «Китапханәгә халык бик теләп йөри. Алга таба китап укучылар саны тагын да артыр дип ышанабыз. Чөнки бездә хәзер рәхәтләнеп ял итү, рухи азык туплау, аң-белем алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган», - ди ул.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk