Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмараның “Игенче Плюс” җәмгыятендә кукурузның соңгы гектарлары чәчәләр

“Быелгы язгы кыр эшләре бик оешкан төстә барды”, - ди игенчелеләр

(Кукмара, 30 май, "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова) “Игенче Плюс” җәмгыятендә язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә. Бүгенге көндә биредә сабан культуралары чәчелеп беткән, кукурузның соңгы гектарлары калып бара, диделәр.

 

- Басуга тугызынчы майда чыктык. Аллага шөкер, быелгы язгы кыр эшләре бик оешкан төстә барды. Һава торышы да сынатмады, әле менә шушы көннәрдә генә яңгырлар явып үтте, анысына да сөендек. Кырчылыкта анысы да кирәк бит, - диде хуҗалыкның генераль директоры Айнур Гәрәев. – Механизаторлар, белгечләр, чәчүчеләр, аларны көнгә өч тапкыр кайнар ризык белән сыйлаган Мәмәшир һәм Зур Сәрдектәге пешерүче кызлар, амбар алдында хезмәт куючылар – һәммәсенең дә көнне төнгә ялгап, тырышып эшләве нәтиҗәсендә чәчү кампаниясен уңышлы гына башкарып чыга алдык. Аларның барысына да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Әлбәттә, монда инвесторларның да терәге зур булды.

Хуҗалыкның барлыгы 5500 гектар сөрүлек җирләре бар, шуның 2000 гектарын бөртеклеләр, 500 гектарын күпьеллык үләннәр алып тора, 1700 гектарында - азык катнашмасы, 600 гектарда кукуруз үстерелә, югары табыш бирә торган культуралардан 100 гектарга – суданка, 200 гектарга рапс чәчкәннәр. Көзге культураларны 400 гектарда игәләр, уҗымнарның торышыннан канәгать, кышны яхшы чыкканнар, диделәр.

- Язгы кыр эшләрендә 51 берәмлек техника катнашты. Ягулык-майлау материаллары  белән дә авырлыклар булмады. Алдагы елда бу чорда 100 тоннадан артык ягулык тоткан булсак, быел 70 тоннага сыеша алдык. Орлыкларны да җитәрлек күләмдә, запас белән әзерләгән идек, - диде хуҗалыкның башкаручы директоры Рафак абый Нәбиуллин. – Механизаторларыбыз бик көчле безнең. Җир эшкәртүдә ике сменада бертуктамыйча абыйлы-энеле Ренат, Расим Әхмәтҗановлар эшләде. Алар Нью Холланд техникасында тәүлеккә 150 гектар хезмәт башкардылар. Мәмәшир бригадасындагы яшьләрдән дә бу кадәр эш көтмәгән идек, булдыралар егетләр.

Ә Купка бригадасында ел саен чәчүдә хатын-кызлар катнашкан икән, Чишмәбашта – урта буын, ә Зур Сәрдектә өлкәнрәкләр иде, диделәр.

МТЗ-1221 тракторын иярләгән Купка авылы егете Илфат Дәүләтшин турында иң уңган механизаторларыбызның берсе дип телгә алдылар. Ул чәчүдә Адай бригадасында эшләгән.

- Хезмәтен җиренә җиткереп, төгәл итеп башкара, - диде башкаручы директор, механизаторны мактап. – Ул көн саен 60-70 гектар җир чәчеп, нормасын арттырып үтәп барды. Чәчүдә барлыгы – 780 гектар, дым каплатуда – 450 гектар, тукландыруда 150 гектар эш башкарды.

Озакламый Илфат, “Полесье” кыр корабына утырып, терлек азыгы хәзерләүгә керешәчәк. Аннан урак вакытында ашлык ташый, көз көне басу сукалый... Менә шулай иртә яздан җиргә кар төшкәнчегә кадәр кырдан кайтып керми ул. Кыш көннәрендә дә эш бетми аңа, ферма тирәсендә кайнаша икән. Илфатның үзеннән хезмәте турында сорагач:

- Мин сөйли алмыйм, эшләргә  дисәләр, анысын булдырам, - дип, елмаеп җавап бирде. – Чәчүнең барышы – ул бер кешенең генә хезмәте түгел, монда җитәкчеләрнең дә хезмәтне дөрес оештыруы, чәчүдәге хезмәттәшләрнең бербөтен булып эшләве кирәк. Бригадир Рәфкать абый Гыйззәтуллин, чәчүче егетләр Факил Галиев, Фәнис Галимуллин, Хәниф Төхбәтов, Марсель Шәфигуллин, орлык ташучылар – барысы белән дә бер команда булып эшләдек.

Әйе, игенчеләрнең сөйләве түгел, ә сыйфатлы итеп эшләве мөһим шул, чөнки аларның хезмәте бөтен ил күз алдында бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk