Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралыларга тавыш бирү участокларында эшнең ничек оештырылуы турында сөйләделәр

11-13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президентын һәм Кукмара муниципаль районы вәкиллекле органнары депутатларын сайлаячакбыз.

Тавыш бирү участокларында эш ничек оештырыла? Санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, бу юлы да катгый саклык чаралары күрелерме? Район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина белән әлеге һәм башка сорауларга ачыклык керттек.

 - Равия Абдулловна, сайлауга санаулы көннәр калып бара. Райондагы тавыш бирү участоклары үз эшләрен башладымы инде?

 - Кукмара шәһәрендә – 10, ә авыл җирлекләрендә 63 тавыш бирү участогы исәпләнә. Участок сайлау комиссияләре 2 сентябрьдән сайлау исемлекләре белән эшләделәр, исем-фамилия, адресларда хаталар, төгәлсезлекләр булган очракта тиешле төзәтмәләр керттеләр. Сайлау участоклары күрсәтелгән исемлекләр хезмәт коллективларына, йорт комитеты башлыкларына җибәрелде. Шулай ук яшәү адресы буенча үзеңнең участокны Россия Үзәк сайлау комиссиясе сайтында да табарга мөмкин.

Районда 18 яше тулган, Россия гражданины булган 40220 тавыш бирүче исәпләнә. Комиссия вәкилләре аларның һәммәсенә сайлауда катнашу өчен чакырулар өләшә. Суд карары нигезендә эшкә сәләтсез дип табылган яисә ирекләреннән мәхрүм ителгән гражданнар тавыш бирүдә катнаша алмый.

- Өйдә тавыш бирү мөмкинлеге кемнәргә бирелә?

- Сайлау участогына килә алмаучылар комиссия вәкилләрен өйгә чакыра ала. Язма яисә телдән әйтелгән гаризалар 13 сентябрь көнне сәгать 14.00гә кадәр кабул ителә. Әмма бу юлы әлеге мөмкинлектән һәркем файдалана алмый. Аның өчен җитди сәбәп кирәк. Кеше авырып китә, сырхау тәрбияли, физик мөмкинлеге чикләнгән, башка төр сәбәбе (моны участок сайлау комиссиясе хәл итә) бар икән, гариза бирелгән очракта комиссия аның өенә килә.
 
- Сайлау участокларыннан тыш, шәһәрнең башка урыннарында да тавыш бирү мәйданчыклары эшләячәкме?

- 11-12 сентябрь көннәрендә төп тавыш бирү участокларыннан тыш, алдан тавыш бирү өчен Кукмараның күпфатирлы йорт ишегалларында да 22 мәйданчык булдырыла. Аларда эш көннәрендә Кукмара районы территориаль сайлау комиссиясе тарафыннан расланган график буенча тавыш биреп булачак. Графикны район сайтында таба аласыз. Ә инде 13 сентябрь көнне тавыш бирү бары тик төп стационар участокларда гына оештырыла.

Шулай ук сайлау участогы булмаган, шәһәр үзәгеннән ераграк урнашкан 43 авылда да 11-12 сентябрьдә алдан тавыш бирү пунктлары эшләячәк.

Санитар-эпидемиологик хәл белән бәйле рәвештә, барлык сайлау участокларында һәм йорт яны территориясендәге шатерларда санитар нормалар сакланачак. Тавыш бирергә килүчеләрнең саклагыч битлекләре булырга тиеш, ә менә перчатка кию мәҗбүри итеп каралмый. Участокларда аяк киемнәрен дезинфекцияли торган келәмнәр куела, куллар өчен дә антисептиклар бар.

- Бюллетеньнәр турында да сөйләп узсагыз иде.

- Президентны сайлау буенча бюллетеньнәрне - Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, ә Кукмара муниципаль районы вәкиллекле органнары депутатларын сайлаулар буенча Кукмара районы территориаль сайлау комиссиясе әзерли. Татарстан Президентын сайлау өчен бюллетеньнәр ачык яшел төстә, текстлар татар һәм рус телләрендә бирелә. Биш кандидатның фамилиясе алфавит тәртибендә урнаштырыла. Алар турындагы белешмәдә кандидатның туган елы, яшәү урыны, эш яки хезмәт урыны, биләгән вазыйфасы бар. Тавыш биргән очракта кандидатның фамилиясе каршындагы шакмакка теләсә нинди тамга куела. Әгәр шакмаклар буш калган, яисә тамгалар бердән артыграк урында икән, тавыш исәпләнелми, мондый бюллетень гамәлгә яраксыз дип табыла. Үз фикерен белдерүче бу турыда да онытмасын иде.

Җирле депутатларны сайлау бюллетеньнәрендә 282 округның 272сендә берәр генә кандидат. Кандидатны яклап тавыш биргәндә тамга «яклап» шакмагына төшерелә. Ике кандидат булган 10 округта шакмаклар - һәрберсенең фамилиясе каршында. Тамга исә яклап тавыш биргән кандидат турысындагы шакмакка куела.  


фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk