Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар «Татарстан кроссы»нда йөгерде

Ярышта 1, 2, 3нче урыннарны алучыларга медаль, грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Бүген Ринат Мөхәммәтшин исемендәге үзәк стадионда Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында «Татарстан кроссы-2020» җиңел атлетика ярышы оештырылды. 

Чарада район башлыгы Сергей Димитриев, район яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе җитәкчесе Илсур Кашапов, 300гә якын спортчы һәм сәламәт яшәү рәвешен яратучы кукмаралы җыелган иде. Катнашучылар төрле яшь төркемендә 1 чакрымга ярышты. Шулай ук VIP-узыш та үткәрелде. 

Кукмарадан 70 яшьлек Валентина Борисова кросста ел саен йөгереп, беренче урын ала икән.

«"Аргамак" командасы белән Татарстан буенча төрле ярышларда катнаштым. Чаңгыда - беренче, шашкада икенче урыннарны алдым. Азнакайда җиңел атлетика буенча ярышта 800 метр араны беренче килдем. Районда уздырылган чаралардан бер дә читтә калмыйм. Сәламәт яшәү рәвеше алып барам, велосипедта йөгергә яратам. Менә бүген дә шуңа утырып килдем әле», -  диде Валентина Борисова.

Ярышта 1, 2, 3нче урыннарны алучыларга медаль, грамоталар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Фото: Йолдыз Низамеева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk