Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар «Минем әти» флешмобында актив катнашты

Барлык фото-видеоларда да әтиләр, әтиләре ягыннан бабалары турында бик җылы сүзләр әйтелгән.

2021 елның 17 октябрендә Россия Федерациясендә беренче тапкыр Әтиләр көнен билгеләп үтәчәкбез. Әлеге көн быелның 4 октябрендә Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелды.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Ирина Иванова сүзләренә караганда, Кукмара районының балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында “Минем әти” дигән флэшмоб оештырылган.

“Флешмоб 12 октябрьдән 17 октябрьгә кадәр үтте. Анда катнашу өчен Инстаграм социаль челтәрендә #Кукмормойпапасамыйлучший2021 хэштегы белән фото, кыска видео яисә балалар ясаган рәсем куярга һәм пост язарга кирәк иде. Флэшмобка бик күп мәгариф учреждениеләре актив кушылды”, - дип билгеләп үтте Ирина Иванова.

Инстаграм челтәрендә #Кукмормойпапасамыйлучший2021 хэштегын җыйсагыз, чыннан да, балаларның әтиләре белән бергә төшкән фотоларны, видеоязмаларны күрергә була. Аларда кемдер әтисенең эш урынына килгәч, ә кемдер ял иткәндә, бакчада, өйдә төшкән фотосын урнаштырган.

“Әти, әти, әтием
Син бит минем тәтием.
Син булганга әтием
Җиргә тими тәпием”, - дип язылган Зур Сәрдек балалар бакчасына йөрүче Айзиләнең әтисе белән бергә төшкән фотосына.

Ә менә Арпаяз авылыннан Альбина Сәләхетдинова урнаштырган фотода ике кыз, аларның әтиләре, бабалары һәм карт бабалары урын алган һәм алар турында язылган. Биктимер абый Сәләхетдинов Бөек Ватан сугышында катнашкан, взвод командиры ярдәмчесе булып хезмәт иткән. Ветеран 2010 елда вафат булган. Сәләхетдинов Мәсхүт Биктимер улы 45 ел “Әсәнбаш” агрофирмасында бензовоз шоферы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Сәләхетдинов Ильяс Мәсхүт улы исә “Әсәнбаш-Агро” җәмгыятендә бүлекчә идарәчесе вазыйфасын башкара.

Флэшмобта катнашучы барлык фото-видеоларда да әтиләр, әтиләре ягыннан бабалары турында бик җылы сүзләр әйтелгән, видеороликларда урын алган җырлар да темага туры килеп тора. Һәр балага да әти-әниле булырга, тигез гаиләләрдә үсәргә насыйп булсын!

фото: соцсети

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk