Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар Мамадышта коляска ярдәмендә хәрәкәт итүчеләр өчен үткәрелгән фестивалендә катнашкан

Коляскадагы инвалидлар биш спорт төре буенча үзләренең көчләрен сынады

Мамадышта коляска ярдәмендә хәрәкәт итүчеләр өчен "Минем дөньям - чиксез" дигән фестиваль узды. Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең социаль статусын күтәрү, камилләшү өчен өстәмә стимуллар булдыру максатында оештырылган чара район Мәдәният йортында үтте. Тантаналы өлештә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм инвалидлар оешмасы рәисе Наталья Кекишева чыгыш ясады.

- Тантаналы өлештән соң бүләкләүләр, концерт номерлары булды. Спорт чаралары исә спорт залында үтте. Коляскадагы инвалидлар биш спорт төре буенча үзләренең көчләрен сынады. Бочче, шаффлборд, джакколо, новус, кульбутто уеннары хис-кичерешләргә бай булды. Фестиваль бары тик якты хатирәләр генә калдырды, - дип хәбәр итте район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk