Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды

Мәктәп кирәк-яраклары салынган сумкаларны 26 бала алды.

Ел саен республикада «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе уздырыла. Әлеге игелекле эштән кукмаралылар, оешма-предприятие җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр дә читтә калмый. Быел да алар, акциягә үз өлешләрен кертте, хәйрия ярдәме күрсәтте. 

Кукмаралылар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды

Район үзәк китапханәсендә узган чарада 26 балага мәктәп кирәк-яраклары салынган портфельләр тапшырылды. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин сүзләренә караганда, мәктәп сумкаларына авыр тормыш хәлендә калган, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр, физик мөмкинлеге чикле балалар, махсус хәрби операциядә катнашучы, катнашкан хәрбиләрнең ул-кызлары ия булган. «Башка еллардан аермалы буларак, быел шәһәр мәктәпләрендә белем алучы аз керемле гаиләләрнең балаларына шулай ук 137 комплект папка тапшырылачак», — диде Илфат Ильяс улы.

Кукмаралылар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды

Бәйрәмгә килгән балаларны, әти-әниләрне район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләде. 

«Белем бәйрәме алдыннан „Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ хәйрия акциясен уздыру матур традициягә әйләнде. Без ел саен олы йөрәкле райондашлар ярдәме белән тутырылган мәктәп сумкаларын балаларга тапшырып, аларны сөендерәбез. Районда мәгариф системасына зур игътибар бирелә: балалар бакчалары, мәктәпләр капиталь төзекләндерелә, яңа объектлар салына. Балаларга тырышып уку, тиешле белем-тәрбия алу өчен бар мөмкинлекләр дә тудырыла. Быел беренче сыйныфка 506 бала барачак. Матур итеп укырга, яхшы билгеләргә өлгерергә, сау-сәламәт булырга язсын», — диде ул.

Кукмаралылар «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә кушылды

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев