Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар ГТО буенча республика данын яклап, Сочига барачаклар

Алда торган зур бәйгедә бар көчебезне туплап тырышырбыз, диде безгә Эльвира ханым

Шушы көннәрдә Казанда “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең гаилә командалары арасындагы II этабы үтте. Бу бәйгедә Кукмарадан Ивановлар командасы: гаилә башлыгы Виталий, тормыш иптәше Эльвира, әниләре Людмила Ильинична, 4нче урта мәктәптә укучы кызлары Екатерина көч сынашты. Гомуми зачетта һәм эстафетада җиңү яулап, алар 1 урынга лаек булдылар. Апрель азагында бу гаилә командасы, республика данын яклап, Сочида россиякүләм бәйгедә катнашачак, дип хәбәр итте “Хезмәткә һәм оборонага әзер” үзәге җитәкчесе Руслан Габдрахманов.

- Безгә бик көчле командалар белән ярышырга туры килде. Кукмара данын яклап җиңүебез белән горурланабыз. Безне котлаучыларга рәхмәтебез зур. Алда торган зур бәйгедә дә бар көчебезне туплап тырышырбыз, - диде безгә Эльвира ханым.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X