Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар "Ел лицеисты - 2018" республика спартакиадасында катнашты

Анда беренче гимназия укучысы 3нче урынны яулады

Казанда "Ватанның тугрылыклы уллары" девизы астында "Ел лицеисты - 2018" республика спартакиадасы үткәрелде. Анда сайлап алу турыннан үткән 42 өлкән сыйныф укучысы катнашты. 

Спартакиадада катнашучылар өчен ату кораллары, экспертиза-криминалистика техникасы, ЮХИДИ подразделениелары һәм полициянең патруль-пост хезмәте автотранспортыннан күргәзмә оештырылды, шулай ук Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең күрсәтмә чыгышлары күрсәтелде. 

Укучылар өч номинациядә көч сынашты: "Россия һәм эчке эшләр органнары тарихы, хокук белгече", "Иң көчле, җитез һәм оста", "Сафта төз - көрәштә көчле". 

Спартакиада нәтиҗәләре буенча беренче гимназиянең 10нчы сыйныф укучысы Илназ Шакиров "Сафта төз - көрәштә көчле" номинациясендә 3нче урынны яулады. Аңа медаль, диплом һәм кыйммәтле бүләк тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев