Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар әдәби китаплар укырга яратамы?

Китапханәләргә башлыча кемнәр йөри, кибетләрдә татарча китаплар сатыламы? Сорауларга җавап эзләп юлга кузгалдык.

...Капиталь төзек-ләндерүдән соң тулаем яңа сулыш өрелгән үзәк китапханә бинасында китап укучылар өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган. Җылы, якты бүлмәләр, бар җирдә тәртип... Үзең теләгән китапны сайлап ал да, йомшак кәнәфи эченә чумып, рәхәтләнеп укы да укы!
 - Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы үз эченә 47 авыл китапханәсен дә ала. Бездә барлыгы 442 мең 578 данә китап исәпләнә. Шуларның 245 мең 617се – рус, 186 мең 581е – татар, 8494е – удмурт, 1443е мари телендә нәшер ителгән. Үзәк китапханә фондында исә барлыгы 52 мең 722 китап бар. Татар телендә – 12 мең 216, рус телендә – 40 мең 38, удмурт телендә – 169, мари телендә – 216, чуваш телендә – 58. Шулай ук китапханәдә 34 данә чит телдәге китап та урын алган. Фондыбыз һәрдаим яңартылып тора, - ди үзәкләштерелгән китапханә директоры Резидә Касыймова. – Безгә килүчеләрнең күбесе татар һәм рус телләрендә басылган әдәби китапларга, газета-журналлар укуга өстенлек бирә. Залга керсәң, вакытлы матбугат белән генә танышып калмыйсың, ә Кукмара һәм аның танылган шәхесләре, якташ язучылар, истәлекле даталар уңаеннан да яңа төр мәгълүматлар туплый аласың. “Салават күпере”, “Сөембикә”, “Замандаш” клублары тарафыннан үткәрелгән кичәләр, балалар өчен оештырылган чаралар да берничә телдә һәм бик файдалы үтә.
– Һәр заманның үз укучысы бар. Безгә дә төрле яшьтәге, төрле карашлы һәм төрле тема белән кызыксынучылар йөри, - ди китапханәче Лилия Саттарова. - Өлкәнрәкләр күбрәк повесть, роман жанрларын үз итә. Соңгы елларда Гөлчәчәк Галиева, Рәмзия Габделхакова, Нәбирә Гыйматдинова, Гүзәл Галләмова, Зифа Кадыйрова, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Гүзәл Яхинаның әсәрләрен аеруча яратып укыйлар. Рус авторларына килгәндә, Дина Рубина, Виктория Токарева, Захар Прилепин, Мария Метлицкая, Борис Акуниннарны үз итәләр. Шулай ук чит ил язучыларының мәхәббәт романнарына да өстенлек бирүчеләр күп. Андый әсәрләр турында: “Әкият кебек кабул итәбез, чит ил тормышына       сокланабыз”, - диләр.
Яшьләрнең һәм мәктәп укучыларының интернет, телефоннан аерылып, китапка тартыла баруларына да сөенә китапханәчеләр. Алар башлыча фантастик, мавыктыргыч жанрларга, психология, яшьләр темасына язылган һәм чит ил классикларының китапларына өстенлек бирә икән. Китапханәнең балалар бүлеге дә бик актив эшли. Биредә татар, рус, удмурт һәм мари телләрендә барлыгы 38 мең 975 китап бар.

Ә менә китап сатучы кибетләргә килгәндә, ул Кукмарада берәү генә. Анысында да без кергән көнне татар телендәге китаплар бармак белән генә санарлык иде. Бу ни өчен шулай икән? Татар телендә нәшер ителгән китапларга сорау юкмы әллә?
- Без - китаплар сату белән шөгыльләнүче кибетләр челтәренең бер өлеше генә. Шуның өчен складтан кайтарылган китаплар белән генә сату итәбез, - ди китап кибете директоры Нурзия ханым Шәвәлиева. - Бүгенге көндә китапларның иң күп өлешен рус телендәге әдәбият алып тора. Чит ил әдәбияты да бар. Татар, рус, удмурт, инглиз, итальян, корея, француз телләреннән сүзлекләр кибеттә һәрчак була. Татар әдәбияты белән кызыксынучылар аеруча күп. Без алардан заказлар кабул итәбез. Әмма, кызганыч, татар телендә нәшер ителгән китаплар бик сирәк була һәм аз кайта. Соңгы вакытта Мәдинә Маликованың “Юкә чәчәк аткан чак иде”, “Арыш тәме” дигән китапларын, шулай ук “Татар энциклопедиясе”н, Татарстан картасын яратып алдылар. Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы сатуда бар. Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” китабы татар телендә дә, рус телендә нәшер ителгәне дә шул арада ияләрен тапты. Балалар өчен язылган татарча китапларга да сорау зур. “Татар телен өйрәнәбез”, “Татарча сөйләшәбез” дигән китапларны, гадәттә, балалар бакчаларына йөрүчеләрнең әти-әниләре үз итә. “Әлифба” да бик кирәк.

Татар телендә нәшер ителгән китапларны дини әйберләр белән сату итүче берничә сәүдә ноктасында да очраттык. Аларда ислам нигезләре һәм дини тәрбиягә багышланган татарча китаплар, догалар, балалар өчен дини әкиятләр, шигырь, хикәя китаплары, буягычлар сатып алырга мөмкин.
 - Бераз берничә төр әдәби китап та бар. Күбрәк Гөлсинә Галимуллина һәм Зифа Кадыйрованың әсәрләрен яратып укыйлар. Шунлыктан башлыча аларның китапларын кайтарабыз. Балалар өчен татар һәм рус телендә язылган төсле рәсемле шигырь китапларын да алгаладылар. “Таҗ”лы вирус комачаулык итә, кибетләргә йөрүче дә берән-сәрән генә. Кешедә китап кайгысы түгел шул хәзер, - дип офтана Минзилә ханым Сибгатуллина.
Әлфия ханым Бариеваның сәүдә ноктасында исә дини тәгълимат, әдәп-әхлак темаларына багышланган китаплар урын алган. Шулай ук төрле зурлыктагы догалыклар, Коръән китабы, мәдрәсәдә белем алучылар өчен программа буенча дәреслекләр, уку әсбаплары да алырга була.
...Менә шундыйрак хәлләр. Язмага нокта куяр алдыннан бераз моңсу булып китте. Сатып алып укырга, якын кешеңә бүләк итәргә теләгән очракта татар телендә нәшер ителгән үзең теләгән китапны Кукмарада кайдан табарга соң? Шәһәр үсә, бер-бер артлы сәүдә нокталары ачыла тора. Кием-салым, азык-төлек кибетләре, әлбәттә, кирәк. Әмма яхшы эчтәлекле китап укып рухи азык туплыйсы, аң-белем дә аласы килә бит...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев