Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмаралылар язгы су басуларга каршы торырга әзер

Синоптиклар быел язны иртәрәк киләчәк, дип фаразлаганнар иде, чыннан да, дөреслеккә туры килә, ахры. Март уртасында ук поселокта кар эреп бетә язды. Әмма Табигать-Анабызның үз кануннары булуын да онытасы түгел - буранлап алып, бар дөньяның кабат аклыкка төренүе дә ихтимал... -Күпләр көннәр бераз җылытып җибәреп, җирләр кардан арчылгач, су басулар...

Синоптиклар быел язны иртәрәк киләчәк, дип фаразлаганнар иде, чыннан да, дөреслеккә туры килә, ахры. Март уртасында ук поселокта кар эреп бетә язды. Әмма Табигать-Анабызның үз кануннары булуын да онытасы түгел - буранлап алып, бар дөньяның кабат аклыкка төренүе дә ихтимал...

-Күпләр көннәр бераз җылытып җибәреп, җирләр кардан арчылгач, су басулар булмас, дип уйлый. Әмма бу ялгыш фикер. Гадәттә елга-күлләрдә су күтәрелү урманнардагы кар эрегәч, апрель-май айларында башлана. Безнең район Киров өлкәсе белән чиктәш. Анда быел кар катламы бик калын булганлыктан, Нократ елгасындагы суның да шактый артуы ихтимал, - ди Кукмара янгын сакчылыгы гарнизоны начальнигы Мансур Рәхмәтуллин. - Без моңа әзер. Һәр җирлектә билгеләнгән эшләр башкарыла. Районда юл аша сулар агыза торган 266 торба, 40 күпер, 28 буа бар. Автомобиль юлларындагы суүткәрү торбалары кардан, боздан чистартылды инде, күперләр дә язгы ташу суларын үткәрү өчен әзерләнде. Һәммәсенең дә торышы махсус билгеләнгән җаваплы кешеләр тарафыннан даими рәвештә тикшереп-карап торыла. Шушы көннәрдә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан да гидрокорылмаларны тикшерергә киләчәкләр. Алар белән кабат райондагы барлык корылмаларның да торышын барлап чыгачакбыз. Көздән буаларның һәрберсенең дә сулары җибәрелеп, аз гына калдырылган иде. Аман-Оштырма һәм Лубянда гидропостлар бар. Су тиешле нормадан артып киткәндә, аларның шудырмалы клапаннары ачыла. Суның күпме дәрәҗәдә булуы, арту-кимүе хакында көнгә икешәр тапкыр телефон аша хәбәрләшәбез.

Узган ел районда су басу очраклары теркәлмәгән, әмма җиңнәрне сызганып, итәкләрне җыю беркайчан да комачау итми. Үз өйләре белән яшәүчеләр дә йорт-кура тирәләрендә канаулар ачып, базлардан бәрәңге, яшелчәләрен су тимәслек урыннарга күчергәннәрдер инде. Язның беренче хәбәрчеләре - "Чиста шәһәр" оешмасы хезмәткәрләре дә инде март башында ук поселок урамнарында канаулар казыдылар.

Лубян авыл җирлегендә әлегә кар юрганы шактый калын булса да, су басуга каршы күптөрле чаралар алдан ук күрелә. Ходай сакланганны саклармын, дигән бит...

-Лубян, Сәрдәүч, 91нче кварталдагы буаларның һәрберсенең дә яр кырыйлары кардан ачылды, күпер төбендәге бозлар ватыла, суүткәргеч торбалар чистартыла, - ди җирлек башлыгы Рим Фәхрәзиев. - Әлегә Нократ елгасында суның никадәр күтәреләчәге турында фаразлар юк, әмма бу тынычланырга мөмкин, дигән сүз түгел. 2013 елда Лубянда бер урам су астында калган иде. Ул вакытта кешеләрне эвакуацияләп, алдан әзерләп куелган торакларга күчергән, укучыларны мәктәпкә моторлы көймә ярдәмендә алып чыккан идек. Берничә көн рәттән җылы һава торышы сакланса, әлеге хәлләр быел да кабатланмас, дип берәү дә әйтә алмый. Шуның өчен һәркем әзерлек сызыгында торырга тиеш.

Гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда кайда хәбәр итәргә?

Бердәм ашыгыч ярдәм номеры - 112

Янгын сүндерү хезмәте - 01

Полиция - 02

Ашыгыч ярдәм күрсәтү - 03.

фото: https://yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk