Лубян урман-техник көллияте чемпионатка ике команда тәкъдим иткән иде. "Ландшафт дизайны" компетентлыгы буенча катнашкан 1 курс студентлары Станислав Козырев һәм Ульяна Селюнина - беренче, 4 курс студентлары Александр Блохин һәм Ангелина Толмачева икенче урыннарны алдылар.
-Эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү, яшьләрне кызыксындыру өчен мондый төр бәйгеләр оештыру бик кирәк. Чемпионатның әлеге турында көллият командалары үзләрен бары тик уңай яктан гына күрсәтте. Егет-кызларыбызның җиңү белән кайтуы безнең өчен зур сөенеч, - ди көллият директоры Афанасий Данилов. - Командабыз Россия күләмендәге этапка да чыгар дигән өмет бар. Быелның октябрь аенда "Worldskills" дөнья чемпионаты Гарәп Әмирлекләренең Абу Даби шәһәрендә узачак. Бәлки, анда да үтәрләр. Моның өчен, әлбәттә, күнекмә-осталыкларны тагын да чарлау, психологик яктан да ныклы хәзерлек сорала.
Кукмара аграр көллияте дә конкурс-бәйгеләрдән читтә калмый. "Worldskills" стандартлары буенча республикакүләм эшче һөнәрләр чемпионатында әлеге уку йортыннан алты команда "Кирпеч салу", "Авыл хуҗалыгы машиналарын куллану", "Җиңел автомобильләрне ремонтлау", "Мода технологиясе", "Татар ашлары", "Йөк автомобильләренә хезмәт күрсәтү" юнәлешләре буенча катнашты. Көллияттә техник-механик белгечлеге буенча белем алучы икенче курс студенты Делюс Гарифуллин бәйгедән - беренче, пешекче-кондитер һөнәрен үзләштереп, әле шушы көннәрдә генә кулына диплом алган Алсу Ногманова өченче урыннар белән кайттылар.
-Чемпионатның төбәк этабы "Казан ярминкәсе" мәйданчыгында үтте. Бәйгедә быел беренче тапкыр катнаштым. Мастер Дилүс Ибраһимов белән берлектә "Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү" компетентлыгы буенча әзерләнгән идем, 15 кеше арасында беренчелеккә чыктым, - ди Делюс. - Иң элек безгә биш модуль тәкъдим иттеләр. Автомобильне диагностикалау, двигательне сүтеп, аңа техник характеристка бирү, эшләми торган лампочкаларны эзләп табу һәм башка биремнәрне үтәдек. Һәр эш экспертлар каршында башкарылды. Алар исә синең һәр хәрәкәтеңне, һәр эшеңне күз уңыннан уздыралар. Үзем икенче, я өченче урынга өметләнгән идем, уңыш елмаеп, алтын медальгә лаек булдым. Техниканы бик яратам, көллияттә уку да ошый. Алда - чемпионатның сайлап алу туры. Аны уңышлы узып, Татарстанның җыелма командасы составына керергә телим.
Чишмәбаш авылы кызы Алсуның да шатлыгы эченә сыймый.
-Без, чемпионатның челтәр этабы җиңүчеләре, Казанның Халыкара сервис көллиятендә "Татар милли ашлары" юнәлешендә көч сынаштык. Гөбәдия, өчпочмак, чәк-чәк пешердек. Әлеге ризыкларны әзерләү беренче карашка гына җиңел кебек тоела, экспертлар карап торганда бик авыр ул, - ди Алсу. - Комиссия пешерү осталыгын гына түгел, өстәлдәге чиста-пөхтәлекне дә исәпкә ала. Алар ризыкларның тәмен бәяләргә дип аерым бүлмәгә кереп киткәч, шулкадәр дулкынландык. Өченче урын минем өчен зур җиңү, зур мәртәбә булды. Аш-су әзерләргә бик яратам. Кулымда хәзер дипломым да бар, эшкә генә урнашасы кала.
Төбәк чемпионатында җиңүгә ирешкән тагын бер райондашыбыз - Газиз Хәсәнов. Зур Сәрдектә туып-үскән егет бүгенге көндә Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллиятенең 3 курсында укый.
-Мәктәп елларында спорт юнәлешендә белем алу турында хыялланган булсам да, хәзер ярый әле төзелеш өлкәсен сайлаганмын, дип сөенеп бетә алмыйм. Көллияттә төзелеш мастеры һәм ташчы һөнәрләрен үзләштерәм, - ди Газиз. - Чемпионатка килгәндә, узган ел декабрь аенда Чувашиядә конкурстан тыш үземне сынап караган идем. Анда чыныгу алганнан соң, челтәр этабын уңышлы гына уздым, төбәк турында исә җиңүгә ирештем. Өч көндә "Россия флагы", "Кояш чыгышы", "Төбәк чемпионаты" дигән модульләр буенча эшләдек. Техника куркынычсызлыгы белән бәйле күрсәтмәләр алганнан соң, сызымнарга карап кирпеч салуга керештек. Хезмәтебез 22 сәгать эченә сыешып бетте. Яңа ел ялларыннан соң көн саен иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать дүртләргә кадәр остаханәдә шөгыльләнгән идек, тырышлыгыбыз юкка китмәде. Хәзер бар көчне чемпионатның Мәскәүдә узачак ярымфиналына әзерләнүгә юнәлтәчәкбез.
Байлангар егете, Казан төзелеш көллиятенең 3 курс студенты Рәмзил Ибраев та чемпионатның "Коры төзелеш һәм штукатурлау эшләре" юнәлешендә беренчелекне яулый.
-Чемпионатта узган ел да катнашып, икенче урынны алган идем. Быел исә алтын медаль иясе булдым, - ди ул. - Төзелеш көллиятендә уку бик ошый. Әлеге һөнәрне сайлавыма үкенмим.
Нет комментариев