Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага зур кунаклар килде

Кунаклар Манзарас һәм Зур Кукмара мәктәпләрендә булдылар

Районга “Татарстан Республикасы ветераннар Союзы” республика иҗтимагый оешмасы рәисе, генерал-майор Әхәт Юлашев, “Татарстан геройлары” иҗтимагый оешмасы рәисе, социалистик хезмәт герое Илдус Мостюков, Россия Федерациясе Герое, хәрби очучы Газинур Хәйруллин, оешма рәисе урынбасары Александр Поляков һәм башкалар килде.

Кунаклар, район башлыгы Сергей Димитриев белән түгәрәк өстәл артында очрашканнан соң, якташыбыз, Советлар Союзы Герое Сабир Әхтәмов исемен йөртүче Манзарас урта мәктәбенә килделәр. Анда Геройга багышлап ясалган музей, белем йортында алып барылучы хәрби-патриотик тәрбия эшләре белән таныштылар. Зур Кукмара мәктәбендә укучылар белән очрашу да мавыктыргыч узды.

Очрашулар соңында Сабир Әхтәмовның каберенә чәчәкләр салынды.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk