Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага Владислав Третьяк килде (+Фото)

Бүген Кукмарага легендар хоккейчы, атказанган спорт мастеры, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия хоккей Федерациясе Президенты, өч тапкыр олимпия чемпионы булган Владислав Третьяк һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гыйльметдиновлар килде. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре министры урынбасары Хәлил...

Бүген Кукмарага легендар хоккейчы, атказанган спорт мастеры, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, Россия хоккей Федерациясе Президенты, өч тапкыр олимпия чемпионы булган Владислав Третьяк һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Гыйльметдиновлар килде. Аларны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Республикасы яшьләр һәм спорт эшләре министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, район җитәкчесе Сергей Димитриевлар озатып йөрде.

Бик күпләрнең кумиры булган Владислав Александровичны иң элек "Олимп" боз сараенда сәламләделәр. Ул биредә яшь хоккейчылар, ветеран спортчылар белән аралашты. Истәлеккә фоторәсемгә төште, үзенең автографларын бүләк итте. Владислав Третьяк данлыклы Кукмара металл савыт-сабалар заводында, Кукмара киез итек- киез комбинатында булып, производство эшчәнлеге белән танышты, эшчеләр белән аралашты.

Татарстан һәм Кукмарада бүгенге вәзгыятьне бары тик уңай яктан гына бәяләп, гомуми эшчәнлеккә югары бәя бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев