Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова килде (+Фото)

Бүген Кукмарада якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова булып китте. Башкала кунагы һәм район җитәкчесе Сергей Димитриев Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" балалар һәм яшүсмерләр сәламәтләндерү лагеренда өченче сменада ял итүче балаларның әти-әниләре белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә алып бардылар, балалар белән аралаштылар. Римма...

Бүген Кукмарада якташыбыз, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова булып китте. Башкала кунагы һәм район җитәкчесе Сергей Димитриев Камышлы урманы буенда урнашкан "Нараткай" балалар һәм яшүсмерләр сәламәтләндерү лагеренда өченче сменада ял итүче балаларның әти-әниләре белән түгәрәк өстәл артында әңгәмә алып бардылар, балалар белән аралаштылар.

Римма Ратникова Олыяз авыл җирлегендә яшәүчеләр белән дә очрашты, республика тормышы, Татарстанда эшләп килүче программалар турында сөйләде, агымдагы елның 13 сентябрендә Татарстанда узачак сайлауларга тукталды.

Киңәшмәдә катнашкан район җитәчесе Сергей Димитриев исә районда 2015 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эшләргә нәтиҗә ясады, киләчәккә планнар, бурычларны билгеләп үтте. Халык белән очрашып-сөйләшүдә җирлек башлыгы Рамил Мәликовның да чыгышы тыңланды, сорауларга җаваплар бирелде. Чараны район башлыгының урынбасары Равия Каримуллина алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk