Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарага РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде

Ул халыкны кабул итте, «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.

Кукмарага эш сәфәре белән РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде. Ул район Советы бинасында халыкны кабул итү үткәрде.

Кукмарага РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде

Депутат район халкының сорауларын игътибар белән тыңлап, тиешле аңлатмалар бирде. Сораулар сөт бәяләре, аны турыдан-туры сөт комбинатларына илтү мөмкинлекләре турында иде. Кабул итү кысаларында яңгыраган мөрәҗәгатьләрне депутат игътибар белән тыңлады, үзенең фикерләрен җиткерде.

Кукмарага РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде

Аннан соң депутат район Мәдәният йортында «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашып, Кукмарадан Руслан Грудининга Кыш бабай бүләге — планшет тапшырды.

Кукмарага РФ Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде

«Баламның күңелен күреп, шундый истәлек бүләге биргән өчен рәхмәтемне белдерәм. Руслан акыллы, кызыксынучан, бар нәрсәне аңлый, планшетка бик кызыга иде, рәхмәт яусын. Русланга 11 яшь. Аны өйгә килеп укыталар. Мөмкинлекләре чикле балалар өчен Кукмараның үзендә коррекция мәктәбе булдырылса, спорт белән шөгыльләнү өчен махсус тренерлар эшләсә, без — үзенчәлекле балалар тәрбияләүче әти-әниләр бик сөенер идек. Җитәкчеләр әлеге сорауларга да игътибар итсеннәр иде», — диде әнисе Алсу.

фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk