Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Земфира Мөхәммәдиярова социаль килешү төзеп үз эшен булдырган

Булачак эшмәкәрләргә төрле ярдәм чаралары каралган.

Үз эшен башлыйм диючеләргә хәзер мөмкинлекләр бик күп. Россия Хезмәт министрлыгы тарафыннан булачак эшмәкәрләргә бирелүче акчалата ярдәмнәр дә шуның бер мисалы.

«Керемнәре яшәү минимумына җитмәүчеләр социаль килешү дигән программада катнаша һәм социаль килешү төзи ала. Ул эшкә урнашу, эшмәкәрлек эшчәнлеге алып бару, үзмәшгульлекне булдыру, шәхси ярдәмче хуҗалык оештыру, авыр тормыш хәленнән чыгу (янгын, гадәттән тыш хәлләр һәм башкалар) дигән юнәлешләрне үз эченә ала.Районда мөмкинлектән файдаланучылар шактый. Әйтик, Кукмарадан Земфира Мөхәммәдиярова узган елның апрель аенда тиешле документлар туплап безнең белән социаль килешү төзегән иде, бүгенге көндә, үзмәшгуль булып теркәлеп, чәчтарашханәдә уңышлы гына эшчәнлеген алып бара», - ди район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиева.

Земфираның үзенә килсәк, ул кечкенәдән чәчтарашханәдә эшләү турында хыяллана. Мәктәпне тәмамлагач, озак та уйлап тормастан, Казанның 41нче һөнәри лицеена укырга керә, аны кызыл дипломга тәмамлый һәм башкаладагы матурлык салоннарының берсенә парикмахер булып эшкә урнаша.

«Югары сыйныфларда башка мең төрле уй килә бит ул. Хыялда журналист һөнәрен үзләштерү теләге дә, киемнәр дизайнеры – модель булу омтылышы да бар иде. Әмма мин балачак хыялыма тугры калдым һәм моңа бер дә үкенмим. Бүгенге көндә үз хезмәтемнән тулысынча канәгатьмен. Миңа йөрүче райондашларым да: “Эшеңне яратып башкарганың күренеп тора”, - дип куандыралар», - ди ул.

Земфира Мөхәммәдиярова, Казанда берничә ел яшәгәннән соң, туган ягына кайта, биредә дә үзенең яраткан эшен дәвам итә. Бүгенге көндә ул гаиләсе белән Кукмарада яши, тормыш иптәше белән бер ул, бер кыз үстерә.

«“Таҗ”лы вирус белән бәйле карантин вакыты бик авыр чор булды бит. Шул чагында мин үз эшләрен башларга теләүчеләргә Хөкүмәт акчалата ярдәм итә икән, дигән мәгълүмат ишеттем. Бераз икеләнеп, тәвәккәлли алмый торганда районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Светлана Җамалиевадан шалтырату алдым. Ул: “Үзмәшгуль булып теркәлергә теләүчеләргә республикадан 50 мең сум акча бирелә, әлеге программада катнашып карыйсың килмиме?” – дип тәкъдим ясады. Мин бик теләп ризалаштым, барлык документларны туплап, социаль яклау бүлегенә тапшырдым. Килешү төзегәннән соң, берничә көн эчендә тиешле акчалар банк картасына күчте. Шулай итеп, мин парикмахерлык эшен башлап җибәрдем. Хөкүмәт тарафыннан бирелгән акчаларга кайчылар, көзге, урындык, чәч киптерү җйланмасы, юынгыч сатып алдым. Хәзер үзмәшгуль булып теркәлүемә сөенеп бетә алмыйм», - ди Земфира.

Чәчтарашның клиентлар базасы бик зур.

«“Чыбыксыз телефон” яхшы эшли бит. Бер кеше үзе артыннан икенчесен алып килә, синең турында кемгәдер сөйли. Шуннан хәбәр тарала инде. Аннары мин иҗадилыкны, һәрчак яңалыкка омтылуны яратам. Клиентларыма яңа образлар тәкъдим итәм, аларны матур итү өчен бар белгәннәремне кулланам. Ике арада ышаныч күпере төзи алу - чәчтараш өчен зур мәртәбә. Минем һөнәрнең бер уңай ягы бар: кайда гына барсам да, нинди генә гозерем булса да, килентларым һәрчак ярдәмгә килә. Үз эшемне башлауга, аны оештыруга юнәлеш биргән, килешү төзүдә, җиһазлар сатып алуда ярдәм иткән социаль яклау бүлеге хезмәткәрләренә, танышларыма чиксез рәхмәтлемен. Килешү төзеп эш башлау гаиләбезнең матди ягын яхшырту өчен зур ярдәм булды. Алга таба да хезмәтемнән канәгать булып, файдасын күреп яшәргә язсын», - ди ул.   

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев