Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан участок ветеринария табибы Илнур Исхаков 7 авылга хезмәт күрсәтә

Участокта аның төп ярдәмчесе – тормыш иптәше Равия

Күптән түгел Татарстанның ветеринария берләшмәләре һәм мал табиблары арасында һөнәри бәйге җиңүчеләре билгеләнде. Алар Татарстан Баш ветеринария идарәсенең 25 еллыгына багышланган тантаналы чарада бүләкләнде. Җиңүчеләр арасында  Мәчкәрә участок пункты мөдире Илнур Исхаков та бар иде, ул “Иң яхшы участок ветеринария табибы” номинациясендә өченче урынны яулады.

Авыл хуҗалыгы тармагында мал табибларының хезмәте бәяләп бетергесез. Юкка гына аларны бөтен кешелекне дәвалаучылар, димиләр бит.

Илнур - тумышы белән Мәмәшир авылы егете, хәзерге вакытта гаиләсе белән Тәмәйдә гомер кичерә. Ул Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, хезмәтен элеккеге “Үрнәк” хуҗалыгында ветеринария фельдшеры буларак башлап җибәрә. Ул елларда Мәмәширдә дуңгыз фермасы булган, ә Тәмәйдә сарыклар асраганнар. Илнур биредә сигез-тугыз ел эшләп калырга өлгерә, ә хуҗалык таркалганнан соң, төрле фермер хуҗалыкларда хезмәт куя. Мәчкәрә участок пунктына эшкә исә 2011 елда урнаша.

- Эш башлаганда авырлыклар да тугандыр, әмма күз курка, кул эшли, диләр бит. Биредә хезмәт куеп, лаеклы ялга киткән Шәяхмәт абый Кадыйровның ярдәме зур булды, ул барысын да күрсәтеп, аңлатып калдырды, - дип искә ала Илнур. - Участокка Мәмәшир, Мәчкәрә, Тәмәй, Күкшел, Чуллы, Туембаш, Адай авыллары карый. Шәхси хуҗалыкларда ике меңнән артык мөгезле эре терлек исәпләнә, ә Адай фермасында 300 тирәсе таналар асрала. Терлекләргә себер түләмәсе, котыру кебек авыруларга каршы профилактик чаралар үткәрәбез, лейкоз, бруцеллез, туберкулез авыруларыннан каннарын тикшерәбез, дезинфекция ясыйбыз. Прививкаларны иң элек үзебезнең малларга кадыйм. Чөнки төрле маллар янында булырга туры килә. Өс-киемен алыштырып, гигиена таләпләрен үтәсәк тә, саклану чаралары бервакытта да артык түгел. Хуҗалыклар һәм алардагы мал саны, башкарылган эшләр турында барлык мәгълүматларны теркәп барып, “Меркурий” системасына кертәбез. Әлеге системада эшли башлаганыбызга күптән инде, районда беренчеләрдән булып без керешкән идек.

Билгеле, участокка беркетелгән бу кадәр терлекләрне бер табиб кына карап, тикшереп бетерә алмый, хуҗалыкларда хезмәт куючы мал табиблары белән бергә-бергә эшлибез, диде белгеч. Ә участокта аның төп ярдәмчесе – тормыш иптәше Равия, ул биредә санитар булып хезмәт куя икән. Кәгазь-документ эшләре, мәгълүматларны электрон системага кертү аңа йөкләнгән.

Исхаковлар гаиләсе үзләренең шәхси хуҗалыкларында да күпләп мал-туар асрыйлар: сигез сыер, ат, үгезләр, бозаулары һәм кош-кортлары бар. “Кечкенәдән маллар янында кайнашып үстек. Әти-әниләр һәрвакыт күпләп терлек асрап көн күрделәр, өчәр сыер тоттылар. Яшьләре сиксәнгә җитте инде, шулай да бу шөгыльне ташламыйлар:  атлары, ике кәҗәләре бар”, - диде табиб.

Әмма гаилә башлыгының хезмәте сәгатьләр белән чикләнмәгән, аны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыртып алырга мөмкиннәр. Менә быел да үзләренең сигез сыерларының берсе бозаулаганда гына өйдә чагы туры килгән. Шуңа күрә бездә хезмәт бүленеше юк, кем җитешә, терлекләрне шул карый, тәрбияли, дип җавап бирде ул.

- Казанда белем алучы улыбыз Илмир белән унынчы сыйныфта укучы  улыбыз Нияз да бер эштән дә куркып тормыйлар, кечкенәдән кул арасына кереп үстеләр: кирәк икән, сыер да сава һәм башкасын да эшлиләр, - диде Илнур. - Сыерларны аппарат ярдәмендә савабыз. Сөтне исә капка төбеннән җыеп алып китәләр, Күкшелдән Радик Сәлаховка тапшырабыз. Үткән айда 14 сум 50 тиеннән исәп-хисап ясадылар. Күршеләребездә дә тырыш кешеләр яши: кайсысы - өч, кайсысы ун сыер асрый.

Илнур әлеге һөнәрне сайлаганына һич кенә дә үкенми. Терлекләр дә авырый, алар да тәҗрибәле табибларның даими игътибарына мохтаҗ бит.

фото: Ризилә Корбанова, "Хезмәт даны"

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X