Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Рәйдә Абдуллина: Белмичә дә калып приз оттым

1 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр дәвам иткән акциягә йомгак ясалды.



Булды бу: монысына да, ягъни чираттагы акциягә дә йомгак ясадык. 1 октябрьдән башлап корректор Йолдызыбызның телефоны “шартлый” язды. Ватсаптан аңа квитанция фотоларын җибәргәч, укымыйчарак торса (үзенең дә бик җаваплы эше бар бит әле), тәүлекнең кайсы вакыты булуга карамастан, кабат язучылар, шалтыратучылар, аудиохәбәр җибәреп, хәтта видеошалтырату белән эзләүчеләр дә булды. Бер дә борчылмагыз, ватсапка да, газетаның почта һәм электрон адресына килгән бер генә дә квитанция күчермәсе югалмады, һәркайсы теркәлде. Бу юлы акциядә барлыгы 383 абунәче катнашты.
Үткән җомга көнне почтадан хатларны алып,  соңгы квитанция күчермәсен язып куйганнан соң, газетабызга бер катнашы да булмаучыны эзләп киттек. Һәм таптык та. Күршедәге “Глобус” кибетенә Аш-Буҗи авылында яшәүче 74 яшьлек Шәргыя апа Сабирҗанова кергән иде. Кызганыч, алар безнең район газетасына язылмый икән.
- И-и сеңлем, үзем “Хезмәт даны”н бик яратам. Әмма өйдәгеләргә аның кушымтасы ошамый. Шуңа күрә алдырмыйбыз да,  - диде ул.  – Шулай да мин аны үзем туганнардан алып кайтып укыйм.
Шәргыя апа әлеге кибеткә куелган газетабызның соңгы санын сатып алды. Ә аңарчы иң элек акция призы - пар үтүгенең кемгә чыкканлыгын ачыклау өчен, махсус тартмага салынган саннарның берсен тартып чыгарды. Исемлектә  172 саны белән Кукмараның Комаров урамында яшәүче Рәйдә Абдуллина теркәлгән иде.
Ә Шәргыя апа әйтеп узган газетаның кушымтасына килсәк, ул республиканың һәр район һәм авылына район газеталары  белән бергә бушлай таратыла. Район белән бергә республика күләмендәге яңалыклардан да хәбәрдар булу – кирәкле шәйдер инде ул.
Рәйдә Абдуллинаның исеме безгә Кукмараның вокзал (Кукмара-1) почтасыннан төшкән исемлектә бар иде. Рәхмәт инде хат ташучы Гөлсирә Гатинага,  акция чорында үзе  яздырган абунәчеләрнең исемлеген иренмичә, үзе төзеп, аны әнә шулай безгә тапшыра.
Җиңүченең телефон номерын юнәтеп, элемтәгә кердек һәм аны үзебезгә приз алырга чакырдык. Баксаң, ул әле бездә шундый акция барганын белми дә калган икән.
- Балам, бик килер идем дә, аякларым йөрми шул минем, урындык белән генә өйдә хәрәкәт итәм, беркемем дә юк, берүзем яшим, - дип, бермәл аптырашта калдырды 80 яшьлек Рәйдә апа, кунакка чакыргач. - Атнага ике-өч тапкыр социаль хезмәткәр килеп булыша, ә туганнарым еракта.  
Пар үтүгебезне күтәреп килеп  кергәндә, Рәйдә апа янында авылдашы Фирдәүсә Гыйләҗиева да бар иде. Алар икесе дә Төркәш авылында туып-үскән, Кукмарада  да күршеләр икән әле.
Рәйдә апа, чынлап та, табуреткага таянып кына йөри. Егылып бот сөяген имгәткәннән соң, шушындый хәлдә калган ул. Операция ясатуның да файдасы булмаган.  Рәйдә апа яшьлек елларында  биш ел тегү фабрикасында эшләгән, алдынгы тегүче саналган, ә аннан  соң тимер юл кичүенә (переездга) эшкә күчкән һәм шуннан лаеклы ялга киткән. Тормыш иптәше дә вафат икән инде.
- Рәйдә апа - тимер юл кичүендә эшләгән вакытта зур гына аварияне булдырмый калучы да ул, сөйлә әле , - дип сүзгә кушылды Фирдәүсә апа.
- Чуен юлда чираттагы төнге сменам иде, - ди Рәйдә апа. – Карыйм, бер поезд килә, нәрсәседер яна. Машинистка шалтыратсам ачуланырлар инде, әмма болай гына калдырып та булмый бит дип уйлыйм. Шалтыраттым. Аларның инде ничә чакрым буе вагоннан тимерләре коелып килә икән, ярый әле “стрелкага”, ягъни поездларның бер юлдан икенче юлга күчү урынына килеп җиткәнче туктадылар. Моңа өстәп тәгәрмәчләре дә яна иде. Ниндидер зур гына компаниянең товарлары булып чыкты ул.
Күз тимәсен, кәефе көр, яхшы Рәйдә апаның. Күршеләре, килгән кеше өчен капкасы да, ишеге дә, күңеле дә  һәрвакыт ачык икән. Озак еллар шулай булсын иде. Хөрмәтле газета укучыларыбыз, шулай итеп, бу акциягә йомгак ясадык. Чиратта -  икенчесе. Анысы турында газетабызның киләсе санында мәгълүмат биреләчәк. Исемлеккә теркәлгән 383 абунәче ул акциядә дә турыдан-туры катнашачак. Моның өчен яңадан квитанцияне редакциягә юлларга кирәкми.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk