Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Роза Баһавиева: Җиләкне тамак өчен җыймыйбыз, ул - безнең күңел эше

Бу араларда халык теленнән «Җиләк өлгергәнме?», «Сез җыйдыгызмы әле?»,  «Кайда җиләк бар икән?» кебек сораулар төшми. Ниһаять, быел да җиләк җыяр чак җитте.

Болыннарда, урман аланнарында каен, җир җиләкләре кызарып пеште. Күп райондашларыбызның интернет челтәрләрендәге шәхси битләрен җиләкләр арасында төшкән матур фотолар бизәде. 

Әйе, табигать биргән әлеге нигъмәт белән сыйланырга, кыш буена җитәрлек витаминлы запас тупларга теләүчеләр өчен кызу чор хәзер. Әнә райондашыбыз, Кукмарадан Роза Баһавиева да бу араларда болын, яр буйларыннан кайтып керми. Гаиләсе, дус-ишләре белән иң элек каен җиләге җыйдылар, хәзер исә җир җиләгенә йөриләр. Безнең белән очрашкан көнне дә Роза апаның җиләктән кайтып, аны урнаштырып йөргән вакыты иде.

«Бүген төнге сәгать өчтә торып киттек. Кигәвеннәр чыккан, шактый тешләделәр. Хәзер тиз генә эшне бетерәбез дә тагын китәбез.  Җиләк сезонын ачканыбызга берничә атна бар инде. Беренче көнне карап кайтыйк әле дип кенә барган идек, алты литр җыелды. Бу гына безнең күңелне баса алмады, икенче көнне тагын чыгып киттек. Ә анда Сабантуй шикелле кеше иде. Әмма шулай булса да, басу иркен, табигать нигъмәте бөтен кешегә дә җитә», - диде ул.

Роза апаның күңеле киң, шуңа күрә аларның өеннән дә кешеләрнең өзелгәне юк, йортларының ишекләре һәркемгә ачык. Бу юлы да аларда кунаклар бар иде: Яр Чаллы шәһәреннән дусты Гөлназ Гайсина кайткан икән. 

«Биш ел элек мин Розаның юбилей кичәсен алып барган идем, шул вакытта танышып калдык. Аның эчкерсез, гади булуы үзенә тартты.  Шуннан бирле аралашып торабыз, дустымны Инстаграм битен дә һәрвакыт күзәтеп барам. Менә ничә көннәр инде ул анда җиләк җыйганын башкалар белән уртаклашты. Шуннан соң кызыксынып китеп, үз күзләрем белән күрим әле дип, кунакка кайтырга булдым. Бүген алар тормыш иптәше Илгиз белән мине дә алып бардылар. Шаккаттым: мин бер кечкенә чиләкне җыйганчы, ул зурны тутырып та куйды. Кеше интернетта Розаның җиләк тулы чиләкләрен күрә дә, әһә, болар бик шәп җир тапканнар, җиләкләр анда өелеп торадыр, дип уйлый. Юк, җәмәгать, ул болын буйлап таралган, яфрак араларына яшеренгән, аны әле бер, әле икенче урыннан эзләп табарга кирәк. Ә Роза тиз җыя, гомумән, аның куллары алтын. Теккәндә ничек тек-тек эшли, җиләкне дә менә шулай бөртекләп җыя», - диде Гөлназ ханым.

Җиләк җыюга осталык Роза апага әти-әнисеннән бирелгән. Алар да җиләкчеләр иде, дип искә ала ул. Әтисе почтада шофер булып эшләгән. Ул монтерлар белән юлга чыккан арада гына да кәрзиненә җиләк, гөмбә тутырып алып кайтып, балаларын сөендерә торган булган. Тора-бара әти-әниләренә балалар да ияргән. Бүгенге көндә Роза апаның тормышта да, җиләктә дә төп юлдашы – гаилә тоткасы Илгиз абый. Ул үзе дә рәхәтләнеп җиләк җыя.

«Социаль челтәрләргә фотоларны куйгач, бик күп сораулар килә: кайдан җыйдыгыз, урынын безгә дә әйтегез әле, диләр. Бүлешәбез, яшергәнебез юк. Безгә дә бит бу урынны танышыбыз күрсәткән иде, хәзер үзебез башкалар белән уртаклашабыз. Әйткәнемчә, басу бик иркен. Тик барыр юлы шактый ерак, кырык чакрымнар тирәсе. Шуның өчен өйдән иртә чыгып китәбез», - диде ул.

Әйе, җиләк җыю эше - бик вак, вакыт сорый торган хезмәт. Шуңа күрә ул ялкауларны яратмый. Кояш югарыга күтәрелеп, кыздыра башлаганчы, чиләкләрне тутырып калсаң яхшырак, ди Роза апа. Бер барганда алар каен җиләген алтышар, сигезәр литр тирәсе җыялар икән.

Иң шаккаттырганы Роза апаның без үзебез җиләк ашарга яратмыйбыз, кайнатмаларга да исебез китми, дигән сүзләре булды.

«Җәйге матур көннәрдә өйдә торасы килми. Ашарга һәм бераз хәл алырга гына кайтабыз да тагын чыгып китәбез. Җиләкне тамак өчен җыймыйбыз, ул - безнең күңел эше, шуннан рәхәтлек алабыз. Күбрәк күчтәнәчләргә өләшәбез. Шуңа күрә күләмен дә исәпләгәнебез юк. Үзебез булды, җитте дигәнче, җиләккә туйганчы йөрибез», - диде ул.

Кем үзенең бөртекләп җыйган хезмәтен башкаларга тарата алыр иде икән?! Ә каен җиләген җыю бигрәк тә авыр, вак эш бит.

«Мин бүген басуда җиләк җыям, үзем уйлыйм: шуның кадәр берәмтекләп җыйган җиләкне мин дустыма да, туганыма да тарата алмас идемдер. Ә Роза әйтә: хәзер җиләкләрне чистартып төябез, әнә мин савытлар әзерләп куйдым, шуларга салып, бераз туңдырабыз да, кайтып киткәндә мин сиңа биреп җибәрермен, ди. Менә ул - шундый кеше. Балыкка йөриләр, аны да үзләре ашамый алар. Яхшылыкны әҗәткә эшләми торган кешеләр бармы, дисәләр, мин менә Роза белән Илгиз гаиләсен атар идем», - диде Гөлназ ханым.

Җиләктән әллә ниләр әзерләргә була: кемдер кайнатма, компот ясый. Роза апа исә, аларны төеп, шикәр комы белән болгата да, кечкенә савытларга тутырып, туңдыргычка куя. Болай эшләгәндә тәме дә үзгәрми, витаминнары да күбрәк саклана икән. «Кайбер кеше блендер белән болгата, минем үземә бераз төеп, изелеп бетмәгәне күбрәк ошый», - ди ул.

Әйе, хуш исле, тәмле җиләкләрнең А, В, С, Р витамины чыганаклары икәнен дә онытырга ярамый. Ул органик кислоталарга, фосфор, тимер, кальцийга бай. Шуңа күрә аны элек-электәк халык медицинасында төрле авыруларны дәвалау өчен кулланганнар. Шулай ук Роза апалар болыннардан мәтрүшкә ише шифалы, хуш исле үләннәр дә җыеп кайталар, әниләре җиләк җыйган арада уллары Рүзәл миллек хәзерли.

Роза апаның ян бакчаларына да күз салдык, андагы тәртип, чисталыкка сокланырлык. Кай арада барысына да өлгерә, диген?! Эре-эре борычлар, кызарып пешкән помидорлар, кетердәп торган кыярлар сабагында сыгылып утыра. Бер булганнан гел була, диләр шул.

Фото: шәхси архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X