Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан лор табибы Марат Гыйләҗев борын тишегенә чит предмет тыккан балага ярдәм күрсәтү турында сөйләде

Балаларның барысы да табигатьләре буенча кызыксынучан: бөтенесен тиз арада белергә тырышалар, шул рәвешле үзләренең уйламый башкарылган гамәлләреннән газап та күрәләр.

Бала беренче көннәреннән үк әйләнә-тирә дөньяны таный башлый. Шунлыктан гаиләсендә кечкенә сабые булганнар аларны бер генә минутка да күз уңыннан җибәрергә ярамаганлыгын яхшы белә. Балаларга урамда гына түгел, ә өйнең дә һәр почмагында куркыныч яный. Алар үзләрен кызыксындырган предметны тәмләп кенә калмыйча, борын яисә колак тишекләренә дә тыгып карарга мөмкин.

 - Бервакыт улымның кызыксынучанлыгы аздан гына бәлагә китермәде, - ди бер танышым. – Бу яшенә кадәр баланың борынына кечкенә предметлар тыкканы, нәрсәнедер тәмләп караганы юк иде. Әмма андый көн дә җитә икән. Улым беркөнне, шулкадәр бирелеп, вак моторикасын үстерү өчен сатып алынган аквагрунт (суда күләме үзгәрә торган кечкенә гельле шарлар – авт.) белән уйнап утыра иде. Берни дә булмас шикелле: бала акыллы, техника куркынычсызлыгы белән таныш. Шуның өчен улымны үзен генә калдырып, буш вакыт булуга сөенеп, җиңел сулап, икенче бүлмәдә үз эшләремне башкардым. Биш минут уздымы-юкмы икән, күз яшьләренә чыланып, яныма балам йөгереп чыкты. Баксаң, ул борынына гельле шарны тыккан булган икән. Мин караганда борын тишегендә берни күренмәсә дә, күңел тынычлыгы өчен лор табибына алып бардым.

Бәхеткә каршы, танышым да, аның баласы да җиңелчә курку белән генә котыла. Ә менә баласы борын тишегенә чит предмет тыккан әти-әниләргә нишләргә? Беренче ярдәм күрсәткәндә нәрсә эшләргә ярый һәм ярамый? Әлеге сорауларга җавапны лор табибы Гыйләҗев Марат Мәүлит улы белән эзләдек.

 - Марат Мәүлитович, сезгә балалар борыныннан чит предметлар алырга туры килгәне булдымы?

 - Бик еш. Балаларның барысы да табигатьләре буенча кызыксынучан: бөтенесен тиз арада белергә тырышалар, шул рәвешле үзләренең уйламый башкарылган гамәлләреннән газап та күрәләр. Бер елга якынча 20ләп мөрәҗәгать кабул ителә. Башлыча 2 яшьтән 4 яшькә кадәрге сабыйлары булган әти-әниләр килә. Сирәк кенә 7-8 яшьлекләргә дә ярдәм күрсәтәм. Балаларның борыныннан сәйләннәр, уенчыкларның вак детальләре, үсемлек орлыклары, яшелчә, җиләк-җимеш кисәкләре, текстиль, поролон, кәгазь калдыклары, силикат гель һәм һавага хуш ис бирүче җайланмаларның шарларын алган бар. Гомумән, борын тишегенә нәрсә сыя, барысы да була.

- Балага беренче ярдәмне ничек күрсәтергә һәм нәрсәләр эшләргә ярамый?

- Борындагы чит предметны беркайчан мөстәкыйль рәвештә үзеңә алып карарга киңәш ителми. Чөнки әти-әниләр баланың анда нәрсә тыкканын белмәскә дә мөмкин. Аннары борын куышлыгы структурасына җәрәхәт ясалу нәтиҗәсендә кан китү, ул әйбернең тагын да эчкәрәк үтеп керү ихтималы бар. Болар барысы да табибның эшен катлауландыра гына. Ә инде тиз арада табибка күренү мөмкинлеге юк, борын куышлыгына зыян китерми генә андагы предметны алып була икән, проблеманы урында да хәл итәргә ярый. Әмма барыбер табибка күрсәтеп алырга кирәк. Ашыгыч ярдәм бригадасы килгәнче, яисә медицина учреждениесенә табибка барып җиткәнче баланы ашатырга һәм сыеклык бирергә ярамый. Чөнки кайбер тикшерүләр вакытында баланың күңеле болганырга, ул косарга мөмкин.

- Бала әти-әнисе югында борынына зур булмаган чит предмет тыккан һәм бу турыда әйтергә курка икән, моны нинди билгеләр буенча ачыкларга?

- Баланың борыныннан сасы исле лайла килергә мөмкин. Нәкъ менә үзенчәлекле ис сабыйның борынында нидер барлыгына шик тудыра. Моннан тыш, әти-әниләр тагын башка билгеләргә дә игътибар итәргә тиеш: бала көйсезләнә, еламсырап йөри, борыны авыртудан зарлана, күз яше ага, ис сизүе кими, сулыш алу авырлаша, борыныннан үлекле сыекча ага, кан китә. Әгәр чит предмет борын куышлыгында бик озак торса, катлауланулар булырга, баланың башы авырта башларга, тән температурасы күтәрелергә мөмкин. Мондый хәлләр килеп чыкмасын өчен, балаларның һәр гамәлен карап торырга, нинди дә булса шик туган очракта табиб чакырырга кирәк.

- Марат Мәүлитович, әңгәмәгез өчен рәхмәт.

Әгәр баланың борын тишегенә чит предмет кергән икән, аны һич кенә дә пинцет, бармак, мамыклы таякчык белән алып карарга ярамый. Чөнки тагын да эчкәрәк этеп кертү куркынычы бар. Шулай ук борын тишеген су яисә башка төр сыеклык белән юдыру, зыян күргән борынга бармак белән басу да киңәш ителми.

Баланың борын куышлыгындагы чит предмет вакытында алынмаган икән, аның ташсыман каты катламга да әйләнүе бар.

фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk