Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан Хәмәтдиновлар гаиләсе Татарстан Президенты һәм аның тормыш иптәше үткәргән тантаналы кабул итү мәҗлесендә катнашты

Тантаналы кабул итүгә республиканың 46 гаиләсе чакыру алды.

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тормыш иптәше Гөлсинә ханым белән берлектә республиканың иң күркәм гаиләләрен кабул итте. Әлеге чарага Татарстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан 46 гаилә чакырылган иде. Алар арасында райондашларыбыз Аш-Буҗи авылыннан Гөлфия һәм Минефәнис Хәмәтдиновлар гаиләсе дә бар.

Бүгенге авылны ватанпәрвар, тырыш, булдыклы, кешеләр яшәтә. Ә Хәмәтдиновлар гаиләсе нәкъ менә шундыйлардан. Алар - авылдашлары өчен генә түгел, бөтен район халкы алдында да үрнәк. Минефәнис Фәләхетдин улы һәм Гөлфия Васыйл кызы 30 елдан артык тату гомер кичерәләр, авылны яшәтү, эшле, ашлы итү өчен тырышып хезмәт куялар. Аларның гаилә мөнәсәбәтләре озак вакытлар сыналган, чисталык һәм тугрылык үрнәге булып тора.

Гаилә башлыгы Минефәнис абый районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Ул Россия Дәүләт статистика комитетының «2002 елгы Бөтенроссия халык санын алуда актив катнашкан өчен» күкрәк билгесенә ия. 2019 елда туган телне, мәдәниятне һәм халык гореф-гадәтләрне саклап калуда ярдәм иткән өчен Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. 2020 елда авыл территорияләрен комплекслы үстерүгә керткән өлеше өчен Кукмара муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасына ия булган.

Райондашыбыз хезмәт эшчәнлеген 1985 елда Кукмара районының Зур Сәрдек авылында «Коммунизмга» колхозында агроном буларак башлап җибәргән. «Уңыш» колхозы рәисе вазыйфасын башкарган. Ә 2003 елдан ул шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә башлап, үз эшен булдырган. Хәзерге вакытта «Кукмара сөте» җәмгыятенең директоры булып тора.

«Авыл җирендә дә матур итеп, җитеш, мул тормышта яшәргә була, әмма аның өчен иртә таңнан торып тырышып хезмәт куярга, тәвәккәл булырга кирәк. Аллага шөкер, хәзер тормышлар рәхәт, эшлим дигән кешегә каршы килүче, киртәләр коручы юк, район, республика җитәкчелеге дә һәрвакыт ярдәм итеп тора. Иң мөһиме - саулык һәм гаиләдә тынычлык кирәк. Без тормыш иптәшем белән һәрвакыт бер-беребезне хөрмәт итеп, аңлап яшәдек, алга таба да шулай булсын», - диде Фәнис абый.

Гаилә учагын саклаучы Гөлфия Васыйл кызы гомере буе мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда, йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләр һәм оныклар тәрбияләү белән шөгыльләнә. Олы уллары Илгиз өйләнгән, бүгенге көндә ул үзе зур гаилә башлыгы. Алар тормыш иптәше Ләйсән белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Икенче уллары Фәнүс әле өйләнмәгән, пекарняда директор вазыйфасын башкара.

Ирле-хатынлы Хәмәтдиновлар бер-берсенә тугрылык, хөрмәт, ышаныч, һәм дулкынландыргыч җылы кайгыртучанлык хисләрен югалтмыйча, еллар буе саклап алып баралар, ә 30 ел бергә гомер итүләренең төп сере - мәхәббәт.

фото: Наталья Рыбакова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X