Кукмарадан Айрат Гыйльметдинов: “Тормышта кинодагы кебек түгел” (фото)
17 ноябрьдә илебездә Участок полиция хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.
Аларның хезмәте - эчке эшләр органнары системасында иң мөһим хезмәтләрнең берсе. Торак проблемалары, гаилә низаглары, күршеләр белән бәхәсләр, исәптә торган затларны даими контрольдә тоту, шикаятьләр буенча хәлләрне тикшерү - болар участок инспекторы эшенең аз гына өлеше. Моннан тыш, алар җинаятьләрне ачу, хокук тәртибен бозуларны кисәтү, торак секторны йөреп чыгу, халык белән кисәтү әңгәмәләре алып бару белән шөгыльләнәләр. Аларның һөнәри бәйрәме алдыннан без берничә сәгать участок инспекторы белән бергә йөреп кайттык.
Таныштырырга рөхсәт итегез: полиция капитаны Айрат Гыйльметдинов. Бу вазыйфасын ул 2006 елдан башкара. Милициягә армиядән кайткач урнашкан. Бераздан җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә күчкән. Әмма бу эшкә күңелем ятмады, яраткан эшемә әйләнеп кайттым, ди ул. Аның карамагында 3нче санлы "Төньяк" административ участогы (Степан Разин урамыннан Казанцев урамына кадәр), андый участоклар Кукмарада алты. Полиция хезмәте турында "Глухарь", "Участок" һәм башка сериаллардан гына күреп белгәнлектән, миңа боларның барысы яңа, кызыклы тоела. "Чын тормышта ничек соң, кинодагы кебекме?" - дип кызыксынам. "Нәфис фильм ул - сәнгатьнең уйлап табылган бер төре, документаль түгел. Хәлләр фильмнардагы кебек булса, бик яхшы булыр иде", - дип җавап бирде ул. Үз участогындагы кешеләрнең барысын беләме икән? Аның белән гадәти патрульгә чыгар алдыннан шушы сорауны бирдем.
-Участок инспекторы үзенең участогын һәм анда яшәүчеләрне, үз-үзләрен начар тотучылар, участокта кылынган җинаятьләр турында яхшы белергә тиеш,- дип җавап бирде ул. - Күптән түгел иреккә чыккан, исәптә торган кешеләрне исә танып беләм. Андыйлар минем участокта утыз ике. Алар еш кына исерткечләр кулланалар, җәнҗал чыгаралар, җәмәгать тәртибен бозалар. Яңадан җинаять кылмасыннар өчен кисәтү әңгәмәләре алып барырга туры килә. Нәкъ менә шундый кешеләрнең хәлләрен белергә барачакбыз.
Юл уңаенда ук ул берәүләр турында сөйләп барды: өйдә абыйлы-энеле ике ир-егет яши, исерткечкә бирелгәннәр, очраклы эш хакын эчүгә тотып бетерәләр. Әниләре вафат булган, өйгә еш кына "кунаклар" алып кайта башлаганнар.
Язма белән тулырак газетада таныша аласыз.
Алсу ГАТАУЛЛИНА, автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев