Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Кукмарадан 11 гаилә «Социаль ипотека» программасы буенча тораклы булды

Әлеге программа буенча районда 43 кеше чиратта фатир көтә.

Республикада торак төзелеше белән бәйле булган күптөрле программаларның эшләве, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты халыкның яшәешен, тормышын тагын да камилләштерергә ярдәм итә. Кукмаралылар да әлеге мөмкинлекләрдән теләп файдалана. «Социаль ипотека» программасы буенча быел районда 11 гаилә яңа өйле булды. Бу турыда Кукмара районы Башкарма комитетының торак сәясәте буенча баш белгече Руфия Хәкимова сөйләде.

« “Социаль ипотека” программасы буенча районда 2017 елда 8 гаилә фатир ачкычлары алган иде. Быел 11 гаилә яңа өйле булды. Әлеге программа буенча районда тагын 43 кеше чиратта фатир көтә», - дип хәбәр итте Руфия Хәкимова.

Кукмараның «Көньяк-4» микрорайонында яшәүче Миләүшә һәм Нияз Фатыховлар - моннан алты ел элек «Социаль ипотека» программасы кысаларында яңа йортлы булган яшь гаилә. Гаилә башлыгы полициядә хезмәт куя, ә Миләүшә районның «Халыклар дуслыгы йорты»нда әйдәп баручы белгеч булып эшли.

«Мин - Балык Бистәсе кызы. Студент вакытымда Кукмара районына дус кызым янына кайтып йөри идем. Шунда булачак тормыш иптәшем Нияз белән таныштым. Очрашып йөрүебез мәхәббәткә әйләнде, гаилә кордык. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, бик матур яшибез, ике бала үстерәбез. Улыбыз Дәнискә – 12 яшь, алтынчы сыйныфта укый. Кызыбыз Диләгә - 7 яшь. Ул исә “Йолдызлык” бакчасына йөри. Без җиде ел дәвамында вакытлыча алып торган фатирларда яшәдек. Торак өчен чиратка басып, өч ел узганнан соң, 2014 елда яңа йортлы булдык. Өебез бик зур, 86 квадрат метр мәйданны тәшкил итә. Һәркемнең үз бүлмәсе бар. Балаларга анысы – аеруча сөенеч», - ди Миләүшә фатыхова.

Фатыховлар икесе дә бюджет өлкәсендә эшлиләр, шунлыктан аларга «Социаль ипотека» программасына керү авыр булмаган.

«Ипотеканың еллык ставкасы 7 процент кына булу – яшьләр өчен шулай ук бик зур ярдәм. Бала тугач бирелгән 200 мең сум акчаны беренчел кертем итеп файдаландык. Ана капиталын да тиененә кадәр ипотекага тоттык», - диләр Миләүшә һәм Нияз Фатыховлар.

График нигезендә түләү 19 елга дип исәпләнгән булган, әмма Фатыховлар инде сумманың яртысын диярлек түләп тә бетергәннәр.

«Үз йортың, үз почмагың булу – безнең өчен иң зур куанычларның берсе. Капка-коймалар ясап куйдык, хәзерге вакытта зур гына итеп мунча төзибез. Бакчабызда бик күп яшелчә, җиләк-җимешләр үсә. Өебездә исән-имин яшәргә язсын. Социаль ипотекага торак алырга ниятләүчеләр бер дә курыкмасыннар, мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмасыннар иде», - ди яшь гаилә.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk